«Гаилә ипотекасы» программасын тормышка ашыру турында

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында, «Демография» илкүләм проекты составында «Гаилә ипотекасы» (алга таба – Программа) ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 30 декабрендәге 1711 номерлы карары

Россия Федерациясе Президентының Программа шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән, алар үз көченә кергән һәм түбәндәгеләрне күздә тота:

- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр Программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге;

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 30 июнендәге 1060 номерлы карары

- Программа кысаларында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга, һәм анда индивидуаль торак йорт төзүгә, Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә юридик заттан яисә шәхси эшкуардан  индивидуаль торак йорт сатып алуга 2021 елның 1 апреленнән бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 14 апрелендәге 587 номерлы карары

Россия Финанслар министрлыгы, «ДОМ.РФ» АҖ белән берлектә, халыкның финанс грамоталылыгын арттыру кысаларында тиешле тема буенча мәгълүмати-агарту чараларын даими рәвештә үткәрә, шулай ук кирәкле актуаль мәгълүматны «Интернет» челтәрендә түбәндәге сылтамалар буенча урнаштырып бара:

https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/

https://xn--h1alcedd.xn--d1aqf.xn--p1ai/instructions/semeinaya-ipoteka/

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы документының тулы тексты белән ТР ДТК инспекциясе сайтының «Файдалы мәгълүмат» – «Гаилә ипотекасы» бүлегендә әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин:

https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2934806.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International