ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе
2013 нче елда энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2014 нче елга бурычлар турында бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында фикер алыштылар.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казанның Халтурин урамында төзеләчәк энергоэффектив йортка тантаналы рәвештә нигез ташы салынды.
ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин бүген Казанда узучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды эшенең механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен тәкъдир итүен сорады.

15
март, 2014 ел
шимбә
2014 елның 14 мартына Татарстан Республикасында 543,1 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык заданиенең 22,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 105,1 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында подряд оешмалар катнашында инфраструктура объектлары төзелешен караубөенча киңәшмә узды.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комиссиясе утырышын ачып, аның рәисе Марат Галиев, республикада өлешләп төзүдә катнашучылар проблемасы тулысынча диярлек хәл ителде, дип хәбәр итте. Биш ел эчендә өлешләп төзү буенча контрольдә торган 85 объект күзәтүдән төшерелгән.


11
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин җитәкчелегендә республика "Кан үзәге" төзелеше буенча киңәшмә үтте. Җиңү проспектында урнашкан сәламәтлек учреждениесе төзелешен  2014 елның маенда тәмамлау планлаштырыла.
Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы йортларны тергезгәндә энергия ягыннан нәтиҗәле технологияләрне үстерү яклы. Министрлык төзүчеләргә төзелешнең заманча материалларыннан һәм типларыннан файдалануга этәргеч булырлык кызыксындыру системасын булдыруны күздә тота.

Бүген Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин 2013 ел Программалары буенча төзелеш эшләренең кабул-итү-тапшыру актларын ябу мәсьәләсенә карата киңәшмә үткәрде.


7
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 793 йорт ремонтланачак. 6 март күрсәткечләренә караганда, 36 муниципаль районда 319 күп фатирлы йортта капиталь ремонт оештырылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International