ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин бүген Казанда узучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды эшенең механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен тәкъдир итүен сорады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә эшендә шулай ук ТКХ реформалау фонды дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнашты.
Киңәшмәне ачып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау системасы эшләнгәне турында хәбәр итте. Шул ук вакытта гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча Татарстан ягыннан сораулар бар.
Сергей Степашин сүзләренчә, бу тәкъдим күчерергә тиешле торак урыннарына кагылмавый.
С.Степашин хәбәр иткәнчә, Татарстан 2014 елда авария хәлендәге торактан күчерүнең иң зур программасына ия регион һәм анда социаль найм механизмы иң беренчеләрдән булып гамәлгә кертеләчәк, ул сынау регионы булачак.
ТКХ реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин үз чиратында төзелештә энергияне сак тота торган технологияләрне киң кулланырга өндәде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, капремонт программасын тотрыклы рәвештә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республика халкының бу механизмга ышанычы ныгый бара, һәм хәзер ел саен Татарстан Республикасында йортларның капремонтына торак хуҗаларыннан 2 миллиард сумлап акча җыела. «Шул ук вакытта без республика акчаларын да, Фонд акчаларын да өстибез, нәтиҗәдә без ел саен 900-1000 йортка ремонт ясый алабыз, - диде Р.Миңнеханов. – Беренче елларны без капремонты гадиләштерелгән вариантында ясаган булсак, бүген аның сыйфаты арта бара.Проблеманы хәл итүнең бүтән юлы юк та».