ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Кырым Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә, Татарстанның Кырым белән, аерым алганда, ярымутрауның Бакчасарай районы белән хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә Көнбатыш территориаль орган җитәкчесе урынбасары Герасимова Елена Владимировнаны лаеклы ялга озаттылар.

5
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге катнаша. Бу гомуми мәйданы 4,8 млн. кв. метрлы күп фатирлы 793 торак йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
4 апрель көнне “Өлешләп төзү: нәтиҗәләр һәм перспективалар” исемле Бөтенроссия форумы узды.  Swissotel Красные Холмы матбугат үзәгендә өлешләп төзү өлкәсенә караган законнардагы үзгәрешләр һәм әлеге өлкә  проблемаларын хәл итү механизмнары турында сөйләштеләр. Чараны Мәскәү шәһәренең Төзелештә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм өлешләп төзү өлкәсен контрольдә тоту комитеты оештырды. Анда Мәскәү Хөкүмәте, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Росреестр, РФнең 45 субъекты, банклардан һәм төзүче компанияләрдән килгән вәкилләр катнашты.

4
апрель, 2014 ел
җомга
РФ Хөкүмәте РФнең 16 субъектына карата Кырым районнары һәм Севастополь буенча Россия төбәкләренең патронат схемасын раслады. Төбәкләргә Кырымга социаль һәм матди ярдәм күрсәтү, шулай ук Россиянең җирле үзидарә турындагы законы нигезендә Кырымның ҖҮИ структурасын тәртипкә салу тәкъдим ителә.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Киңәшмәдә төзелеш-монтаж эшләрен башкарганда подрядчы оешмаларның куркынычсызлык техникасы таләпләрен һәм хезмәт сагы, янгын куркынычсызлыгы, табигатьне саклау законнары кагыйдәләрен үтәве мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коллективы хатыны вакытсыз вафат булу сәбәпле Мөбәракшин Рәис Хәсән улының тирән кайгысын уртаклаша. 

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
1 апрельдән башлап 31 майга кадәр республикадагы барлык табигатьне саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары республика шәһәрләренең һәм муниципаль районнарының территорияләрен чистарту һәм аларны тиешле санитар-экологик торышка китерү максатында санитар-экологик икеайлык эшенә керешә.

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеокиңәшмә рәвешендә Татарстан Республикасында Экологик куркынычсызлыкны булдыру, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды.
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Контроль идарәсе җитәкчелеге эш визиты белән Казанга килде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International