Бүген Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

1 апрельдән башлап 31 майга кадәр республикадагы барлык табигатьне саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары республика шәһәрләренең һәм муниципаль районнарының территорияләрен чистарту һәм аларны тиешле санитар-экологик торышка китерү максатында санитар-экологик икеайлык эшенә керешә.

Республика гражданнарына уңайлы булсын өчен, икеайлыкны үткәрү көннәрендә дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү буенча, халык белән кире элемтәне күздә тотучы электрон сервислар эшләячәк. 1 апрельдән башлап, гражданнар табигатьне саклау законнарының бозылу очраклары турында 267-68-67 кайнар линиясе һәм  eco.signal@tatar.ru. электрон адресы аша хәбәр итә ала.


ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International