Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеокиңәшмә рәвешендә Татарстан Республикасында Экологик куркынычсызлыкны булдыру, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров үзенең чыгышында республиканың барлык табигатьне саклау хезмәтләренең, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның, предприятиеләрнең һәм оешмаларның, Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының башкарма комитетларының 1 апрельдән республика территориясендә санитар-экологик тәртип урнаштыруга керешәчәген хәбәр итте. Министр каты көнкүреш калдыклары полигоннарының, үләт базларының тиешле торышын булдырырга һәм полигоннарны өстәмә калдыкларны кабул итүгә әзерләү кирәклегенә дә басым ясады. Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итеп, Артем Сидоров юлларның һәм юл буе полосаларының торышын тикшерү буенча чаралар үткәрергә кирәклеген, аэропортларның, елга портларының, тимер юл вокзаллары территорияләре торышына аеруча зур игътибар кирәклеген дә ассызыклады. Шулай ук экология министры төзелеш мәйданнары торышын, төзелеш калдыкларын чыгаруны оештыруны контрольдә тотарга кирәклеген дә искәртте.