РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Контроль идарәсе җитәкчелеге эш визиты белән Казанга килде. Бүген ТР Төзелеш министрлыгында делегация вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Чарада РФ Төзелеш министрлыгының контроль идарәсе башлыгы Дмитрий Ермолаев, контроль идарә башлыгы урынбасары Дмитрий Плешако катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, эшләр белән идарә итүче Тимур Ажимов, шулай ук бүлекчәләрдәге җитәкчеләр бар иде.
Очрашу барышында тармак программаларын үстерүнең Чик Төньяктан күченеп кайтучыларга, Чернобыльдәге катастрофаны бетерүдә катнашучыларга торак бирүне үз эченә алган берничә мәсьәлә каралды. Шулай ук Фәрит Мөдәррисович торак бүлеп бирү буенча электрон чират булдыру инициативасы белән чыкты. Татарстан Республикасында балалар бакчаларына, медицина учреждениеләренә электрон чиратлар бар инде. Шулай итеп, торак бирү системасын да “үтәкүренмәле” итәргә.
Дмитрий Ермолаев инициативаны яклады, моннан тыш, республиканың башка уңышлы проектларын да билгеләп үтте: “Татарстан Республикасы төрле проектларның инициаторы буларак еш чыгыш ясый. Минем уйлавымча, бу очракта да киләчәктә башка өлкәләр куллана башлаячак яхшы нәтиҗәне күрсәтер”.