4 апрель көнне “Өлешләп төзү: нәтиҗәләр һәм перспективалар” исемле Бөтенроссия форумы узды

2014 елның 5 апреле, шимбә

4 апрель көнне “Өлешләп төзү: нәтиҗәләр һәм перспективалар” исемле Бөтенроссия форумы узды. Swissotel Красные Холмы матбугат үзәгендә өлешләп төзү өлкәсенә караган законнардагы үзгәрешләр һәм әлеге өлкә  проблемаларын хәл итү механизмнары турында сөйләштеләр. Чараны Мәскәү шәһәренең Төзелештә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм өлешләп төзү өлкәсен контрольдә тоту комитеты оештырды. Анда Мәскәү Хөкүмәте, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Росреестр, РФнең 45 субъекты, банклардан һәм төзүче компанияләрдән килгән вәкилләр катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Мәскәү Хөкүмәтендә Мәскәү шәһәре мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин 214-ФЗга, бигрәк тә торак булмаган биналарга караучы – машина урыннары, апартаментлар һәм башка объектлар өлешендә, төзәтмәләр кертергә кирәклеге хакында искәртте. Әмма өлешләп төзү турындагы закон бүген яхшы эшли, ә менә төзүчеләрнең соинвесторлар алдындагы йөкләмәләрен үтәмәү очракларын кагыйдәләрдән искәрмә буларак карарга кирәктер.

Соинвесторларны белә торып алдаучы компанияләргә карата җәзаларны катгыйландыру мәсьәләсендә, Марат Хөснуллин фикеренчә, андый чараларны күрергә кирәк, чөнки әлеге проблеманы бетерү өчен хакимиятләр күбрәк ресурслар югалта.

Россия төзелеш министры урынбасары Александр Плутник билгеләп узганча,  2004 елда закон вакытлыча документ буларак кабул ителгән. “Биш елга исәпләнгән перспективада без әлеге системага банк та актив кушылып китәр дип өметләнәбез. Үзара мөнәсәбәтләрнең барысы да банк яисә башка финанс моделе ярдәмендә гамәлгә ашырылачак”,диде түрә.

Мәскәүнең Төзелештә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм өлешләп төзү өлкәсен контрольдә тоту комитеты рәисе Константин Тимофеев хакимияттәгеләрнең торак булмаган күчемсез милек объектларының, шул исәптән апартаментларның шулай ук ДДУ буенча рәсмиләштерелүенә карата чаралар әзерләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта намуссыз төзүчеләргә карата кулланылучы штрафлар тәэсирле түгел, шуңа күрә аларны көчәйтү күздә тотыла – җәзалар катгыйрак, хәтта җинаять җаваплылыгы яисә компанияне ликвидацияләү белән үк бәйле  булырга тиеш.

Краснодар краеның өлешләп төзүне күзәтү буенча җитәкчесе Ольга Корниенко билгеләп узганча, өлешләп төзү проблемасы хакында сөйләшү үзенең актуальлеген югалтмый. “Өлешләп төзү буенча килешү – төрле килешүләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Аны гамәлгә ашыру белән төзелештәге хокукый нигилизм кими башлады. Штрафлар салып һәм төзүчене ликвидацияләп кенә алданган соинвесторлар проблемасын хәл итеп булмый, чөнки алар өлешчеләрнең хокукларын якламый. ДДУны эшләп бетерергә кирәк, аны кертү – ул инде үзе төзелеш тармагында уңай адым дигән сүз”.

Беренче сессиядән соң фикер алышуга төзүчеләр һәм өлкәара хакимият вәкилләре дә кушылды. Мисал өчен, девелоперлар төзүченең хокукларын якларлык законның булмавы турындагы фикерне җиткерде, шуңа күрә, алар фикеренчә, өлешләп төзүнең иң якланмаган катлавы гади гражданнар-соинвесторлар түгел, ә нәкъ менә төзелеш бизнесы вәкилләре.

“Гражданлык җаваплылыгын иминиятләү. Төзүчеләрнең финанс тотрыклылыгы проблемалары” исемле икенче сессия  Константин Тимофеев чыгышы белән башланып китте, ул бүген конструктив тәкъдимнәр эшләү бурычы торуын ассызыклады.

Алга таба иминиятчеләрнең өч тарафыннан вәкилләр докладлар белән чыгыш ясады. Банк структуралары мәнфәгатьләрен “Банк Москвы” ААҖ Финанслар институтлары һәм сәүдә финанславы департаменты директоры, өлкән вице-президент Александр Яшник яклады. Аның сүзләренчә, өлешләп төзүдә катнашучыларны иминиятләү турындагы закон адресына карата банкларның берничә тәкъдиме бар. Мисал өчен, хәзер банк төзүче тарафыннан көйләнүче барлык үзгәрешләр өчен дә җавап тота. Мондый хәлдә банк, төзүченең эшчәнлеген иминиятләүче буларак, торак комплекслар төзелешендәге  алдан күрелмәгән яисә катлаулы хәлләрдә калырга мөмкин.

“Мортон” ГК һәм “Төзүчеләрнең ҮИҖ” НО Хакимияте рәисе президенты Александр Ручьев билгеләп узганча, алданган өлешчеләр проблемасы бик күптәннән килә.  Хәзерге вакытта башкала төбәгендәге торакларның 80%ы 214-ФЗ буенча сатыла, шуңа күрә әлеге мәсьәләгә карата барлык структуралар тарафыннан да зур игътибар таләп ителә. “Хакимияттәгеләр төзүчеләргә иминиятләүнең өч ысулын тәкъдим итте. Аларның берсе – Үзара иминият җәмгыятенә керү. Җәмгыятьнең аерылып торган үзенчәлеге шунда ки, аның барлык әгъзалары да аның катнашучыларның эшчәнлеге өчен җаваплылык тота. Шуңа күрә җәмгыятькә кергән очракта төзүченең репутациясе җентекләп тикшерелә. Җәмгыять – төзүче өчен үз эшчәнлегеңне иминиятләүнең иң гади һәм үтемле чарасы”,  – дип саный Александр Ручьев.

“Төзүчеләрнең ҮИҖ” НО директоры Сергей Пахомов Җәмгыятьнең төзүчеләр тарафыннан булдырылуын һәм төзүчеләр өчен эшләвен искәртте. Аның барлык принциплары да – куркыныч хәлне бәяләү, керү механизмнары һ.б. катнашучыларның үзләре тарафыннан эшләнгән. “ҮИҖдә теләктәш җаваплылык принциплары бар, шуңа күрә аның әгъзаларына әлеге структурага кемнең керүе барыбер түгел. Төзүчегә көтелмәгән куркыныч хәлләрне аңлаталар, аның турындагы белешмәләрне, криминал тарихны һ.б. тикшерәләр”, - ди Сергей Пахомов. Ул шулай ук ҮИҖгә керү кертеме бер тапкыр – 500 мең сум күләмендә түләнүен дә өстәде. Төзүчеләр тарафыннан Җәмгыятькә керүдән баш тарту күренешләре әлегә күзәтелмәгән. Бары тик ҮИҖ тарафыннан өстәмә мәгълүмат соратып алу очраклары гына булган. Мондый хәлдә төзүчеләр ҮИҖгә керү-кермәү мәсьәләсен үзләре хәл итә. Шулай ук карар кабул итүне кичектерү очраклары да булгалаган.

Пахомов сүзләреннән аңлашылганча, ҮИҖнең өстенлеге аның зур мөмкинлекләре булган эре төзүчеләрдән торуында. Шуңа күрә Җәмгыятьтә катнашучылар арасында төзүче чик торышка – иминият очрагына кадәр китереп җиткермәү, ә барлык мәсьәләләрне дә башлангыч этапта хәл итү  турында формаль булмаган килешенгәнлек тә бар.

 Милекне иминиятләү һәм “СГ МСК” ААҖ җаваплылыгы андеррайтингы департаменты директоры Светлана Донцова, бүген иминиятчеләр өчен әлеге сегментта эшчәнлек башкаруга һәм үсеп китүгә перспективалар булмавын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, әгәр дә көнбатыш мисалларына күз салсак, анда ҮИҖләр гамәлдә. Иминиятчеләр, ди ул, андый зур куркынычлар барлыкка килгәндә нәрсә эшләргә кирәклеген әлегә аңламый. Ә менә профессионал төзүчеләр үз коллегаларын яхшырак бәяләргә һәм барлык гадәттән тыш хәлләрне дә алдан исәпләргә мөмкин, дип саный эксперт.

“СК АИЖК” ААҖ  генераль директоры Андрей Языков үз чыгышын 2007 елда эшли башлаган банк кертемнәрен иминиятләү турындагы закон мисалыннан башлады. Ул чакта кешеләр акчаны банкка алып килүнең мәгънәсез булуына төшенде. Шундый ук процессны төзелештә дә башлап җибәрергә мөмкин: “Әгәр дә өлешчеләр төзелешләрдән куркудан туктый икән, ул чакта акчалар тармакка юнәлдереләчәк. Төзүчеләр өчен төзелешнең үзкыйммәте берничә тапкыр артыр, әмма ул тармак өчен уңай йогынты ясаячак. Бары тик иминиятләүнең ышанычлы механизмнарын гына сайларга кирәк”.

Форум барышында “намуссыз төзүче” төшенчәсе белән беррәттән “намуссыз соинвестор” төшенчәсен дә кертергә кирәк дигән фикер яңгырады, чөнки өлешчеләр еш кына өлешләп катнашу килешүен өйрәнмичә һәм төзелеш документларын тикшермичә торып үзләре акчаларын бирә. Хәзер законнарга кертелүче барлык үзгәрешләр нәкъ менә өлешләп төзүнең намуслы катнашучылары өчен. Компетентсыз фатир сатып алучылар булганда исә намуссыз төзүчеләр өчен уңдырышлы кыр эшләре үсеш алуын дәвам итәчәк.

Нәтиҗәләр:

- форум халыкның өлешләп төзүдә катнашу һәм, тулаем алганда, фатир сатып алу мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен арттырырга кирәклеген күрсәтте. Өлешләп төзүдә катнашу турындагы закон эшләп бетерүне таләп итә, әмма әлеге механизм инде сафка бастырылган һәм ул яхшы гына эшли, ә ташландык төзелеш мисаллары гадәттә искәрмә булып тора. Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын иминиятләүгә килгәндә исә – бу уңай тренд, киләчәктә ул күчемсез милекнең беренчел базарыннан фатир сатып алучыларга карата да, төзүчеләрнең үзләренә дә куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга тиеш.

 

 Urbanus.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International