РФ Хөкүмәте Кырым Бакчасарае буенча Татарстанның патронатлыгын раслады

2014 елның 4 апреле, җомга

РФ Хөкүмәте РФнең 16 субъектына карата Кырым районнары һәм Севастополь буенча Россия төбәкләренең патронат схемасын раслады. Төбәкләргә Кырымга социаль һәм матди ярдәм күрсәтү, шулай ук Россиянең җирле үзидарә турындагы законы нигезендә Кырымның ҖҮИ структурасын тәртипкә салу тәкъдим ителә.

Кырымның кырым-татар (халыкның 21,3% ын тәшкил итә) дип саналучы Бакчасарай районы Татарстанга беркетелгән. Билгеле булганча, Владимир Путин Президент Рөстәм Миңнехановка кырым-татар халкын тернәкләндерү, шулай ук аларның яшәгән җирен законлаштыру мәсьәләләрен җентекләп өйрәнергә кушты.

Кырым татарлары иң күп яшәгән (халыкның 29,2 %ы) Белогорск районы Башкортостанга эләкте, дип яза “Коммерсантъ”.  Сәнәгатьле Керчь - Тула өлкәсе, Глебов газ ятмасы урнашкан Кара диңгез районы – Төмән өлкәсе, Красноперекопск районы – Калуга өлкәсе, Раздольненск районы Волгоград өлкәсе патронажлыгында булачак. Севастопольга Мәскәү шефлык итәчәк. Шефлыкка алынганнар исемлегенә Ялта, Алурка, Евпатория кебек 18 шәһәр-курорт кермәгән.

Региональ үсеш министрлыгы башлыгы Игорь Слюняев сүзләренә караганда, патронат схемасы “Кырым һәм Севастополь муниципалитетларының Россиянең хокукый кырына тизрәк интеграцияләнүенә булышачак, шулай ук яңа субъектларның барлык идарә институтларына гадәти функцияләү режимына тизрәк күчү өчен шартлар тудырачак”. Аның сүзләре буенча, “партнерлар сыйфатында дәүләт һәм муниципаль идарә итүдә иң яхшы тәҗрибәгә ия булган РФ субъектлары сайланган, алар Кырымның һәм Севастопольның норматив-хокукый базасын булдырырга ярдәм итәчәкләр”.

Исегезгә төшерәбез, Кырымның һәр шәһәренә һәм районына РФнең патронат субъекты беркетеләчәге турында элегрәк порталда хәбәр ителгән иде инде. Бу хакта Кырым премьер-министры Сергей Аксенов хәбәр итте. “Без әле генә Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Козак тарафыннан йөкләмәләр бирелгән эшче киңәшмәне тәмамладык, Кырым Республикасының һәр районын һәм шәһәрен Россия Федерациясе патронат төбәгенә беркетү турында боерык әзерләнә”, - дип сөйләде Аксенов. Ул патронажлык итүнең консультация бирү, юридик, матди ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булуын билгеләде.


Новости@mal.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International