Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капремонт буенча эшләр 793 йортның 483ендә башланган
2014 елның 5 апреле, шимбә
2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге катнаша. Бу гомуми мәйданы 4,8 млн. кв. метрлы күп фатирлы 793 торак йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Быелгы программага Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән районнары кермәгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 38 муниципаль берәмлектә 483 йортта капремонт эшләре башланган. 2 атнада 51 йортта ремонт ясалган.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Фәрит Хәнифов искәртүенчә, 2014 елда капремонт программасын финанслау күләме 4,683,7 млрд. сум тәшкил итә. 2014 елның 4 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 2014 елгы республика программасы кысаларында, Татарстанның 157 мәктәбендә капремонт башланган. Казанның ике мәктәбе бу эшкә керешмәгән.
Фәрит Хәнифов шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерларын капремонтлау программасы турында белдерде. Бу программаны финанслау күләме 100 млн сум тәшкил итә, дип искәртте ул. 2014 елда 13 лагерьны ремонтлау планлаштырылган.
4 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 11 объектта капремонт эше башланган, бу максатларга бүлеп бирелгән акчаның 43,8%ы үзләштерелгән. Казанның “Заречье” һәм Түбән Каманың “Кама” объектларында эшләр башланмаган.
2014 елда Татарстанда “Уңай мохит” программасын финанслау күләме 539,6 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән Россия Федерациясе бюджетыннан - 215,8 млн. сум, Татарстан бюджетыннан - 323,8 млн. сум.
2014 елда 135 социаль объектны җайлаштыру ниятләнә. Бу - физкультура һәм спорт, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү, инвалидларны тернәкләндерү, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм урта-махсус белем бирү учреждениеләре. ТРның 40 муниципаль берәмлеге объектлары программага кертелгән. Программада республиканың Әгерҗе, Зәй, Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнары катнашмый.
2014 елда мәктәпләрне уңайлы итү өчен 271,9 млн. сум акча каралган, шул исәптән РФ бюджетыннан – 113,5 млн. сум, Татарстан бюджетыннан – 158,4 млн. сум. 104 мәктәпне физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен җайлаштыру планлаштырыла.
“Ачык Татарстан” системасының 4 апрельгә булган мәгълүматларына караганда, 33 муниципаль берәмлектә эш бара. Әгерҗе, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Кама Тамагы, Менделеевск, Саба, Тәтеш һәм Ютазы районнарында бу эшкә керешмәгәннәр әле.
Фәрит Хәнифов, ТР Президентының Коррупциягә каршы көрәш советы карары буенча, “Уңай мохит” дәүләт программасында катнашучыларга бу программаны гамәлгә ашыру барышын һәм сыйфатын катгый контрольгә алу зарурлыгын искә төшерде.
2014 елда ТР авыл торак пунктларын яктыртуны яңадан торгызу программасын финанслау күләме 225 млн. сум тәшкил итә. Программа ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2013 елның 30 ноябрендәге 2420 күрсәтмәсе белән расланган.
Фәрит Хәнифов, Лаеш районында бу максатларга бүлеп бирелгән акчага эш тулысынча башкарылган, дип хәбәр итте. Түбән Кама һәм Ютазы районнарында эш башланган. Лаеш районы Столбище авылында “Ферекс” фирмасының 80 Вт егәрлекле светодиодлы яктырткычлары куелган.
Участок ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капремонт программасы буенча Татарстан районнарында 2014 елда 35 объектта эш алып барыла. 15 ветеринария берләшмәсендә һәм 20 авыл хуҗалыгы идарәсендә капремонт бара.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
ТР ДТК Инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс уздырдылар
2026 елның 19 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс булды. Ул ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин рәислегендә узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “Романтик” балаларны савыктыру лагерен тикшерә
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең белгечләре республиканың Балтач районындагы “Романтик” балаларны савыктыру лагерен тикшерүдә булдылар. Анда ашханәне реконструкцияләү төгәлләнгән, дип хәбәр итә ТР ДТК Инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев.
18
май, 2026 ел
«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР ДТК инспекциясенең туры эфиры
2026 елның 25 майда 15.30 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең туры эфиры узачак.
Алексеевскида “Алексеевские перезвоны-2026” фестивале узды
16 майда Алексеевск бистәсендә “Алексеевские перезвоны-2026” XXIV кыңгырау чыңы фестивале узды. Бу ел саен Татарстан Республикасының Алексеевск районы Алексеевск бистәсендә уза торган кыңгырау чыңы фестивале. Чара Рәсәйнең матди булмаган мәдәни мирасы буларак православие чаңы сәнгатен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз