ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, төзелеш графикларын үтәү, төзү-монтажлау эшләрен башкару, башкарма-техник документацияне тапшыру мәсьәләләре каралды. Барлыгы исә төзелеш мәйданында Россия җаваплы булган зонада 929 эшче җәлеп ителгән, эшләр 57 объектта алып барыла. 

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы утырышы йомгаклары буенча РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа закон буенча Иннополис поселогы район карамагындагы шәһәр итеп үзгәртеп корылачак.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Узган елда бөтен ил өчен торак төзелеше буенча 134 процедурадан торган бердәм исемлек төзелде, Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан төзелешкә рөхсәт алу вакыты буенча төбәкләрнең рейтинг исемлеге булдырылды. Беренче урында Татарстан Республикасы тора, бездә процедуралар 40 көнгә “сыеша”, соңгы урында – Санкт-Петербург (541 көн).

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

22
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Күпфатирлы йортларны аварияле дип тануның яңа тәртибен билгеләүче закон проектын РФ Дәүләт думасы депутатлары карап тикшерергә җыена.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла, әмма кайбер тармакларда булган проблемаларны хәл итү өчен эшлисе эшләр күп әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында хәбәр итте. 
Федерация  Советы 19 ноябрьдә төзелеш, проектлау һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үзен-үзе җайга салучы системаны камилләштерүгә юнәлдерелгән “Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм “Үзен-үзе җайга салучы оешмалар турында”гы Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законны хуплады.

19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Төзелештәге үзен-үзе җайга салу институты үзенең нәтиҗәлелеген исбатларга тиеш, югыйсә аның максатчанлыгы турында мәсьәлә кузгатылачак. Бу хакта Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International