Федерация Советы төзелештә үзен-үзе җайга салу системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән законны хуплады

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Федерация  Советы 19 ноябрьдә төзелеш, проектлау һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үзен-үзе җайга салучы системаны камилләштерүгә юнәлдерелгән “Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм “Үзен-үзе җайга салучы оешмалар турында”гы Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законны хуплады.

Дәүлә думасы депутатлары тарафыннан кертелгән һәм алар тарафыннан Россиянең Төзелеш министрлыгы, Ростехнадзор һәм төзелештә, проектлау һәм эзләнүләр өлкәсендә үзен-үзе җайга салучы оешмаларның (СРО) илкүләм берләшмәләре белән берлектә эшләнгән закон үзен-үзе җайга салучы оешмаларның, аларның илкүләм берләшмәләренең эшчәнлегенә карата дәүләтнең контролен һәм бер үк вакытта бу оешмаларның үзләренең үз әгъзаларына карата контролен арттыра.

«Закон үз көченә кергәннән соң илкүләм берләшмәләр оештырылучы үзен-үзе җайга салучы оешмаларның документларын кабул итү буенча “бердәм тәрәзә”гә әвереләчәк һәм аларны СРОның дәүләт реестрына кертү мөмкинлеге турындагы күрсәтмәләрен Ростехнадзорга җибәрәчәкләр. Шулар белән беррәттән илкүләм берләшмәләр СРО әгъзаларының бердәм реестрын алып барырга тиеш булачак, хәзер исә  бу оешмаларның реестры гына бар», - дип аңлатты Федерация Советында доклад белән чыгыш ясаган РФ төзелеш министры урынбасары Юрий Рейльян.

Ул Ростехнадзорга СРОга карата планлы тикшерүләр үткәрү хокукы биреләчәген дә әйтте, ә Россиянең Төзелеш министрлыгы илкүләм берләшмәләрне тикшереп торачак. Шул ук вакытта СРО тарафыннан  нинди дә булса бозулар турында илкүләм берләшмәләрнең мөрәҗәгатьләре Ростехнадзорга планнан тыш тикшерү үткәрүгә нигез булачак.

Моннан тыш, СРОны дәүләт реестрыннан төшереп калдыруга өстәмә нигезләр барлыкка киләчәк, мисал өчен, бу оешма үзенең адресы (урнашу урыны) турында төгәл булмаган белешмәләр бирсә, ул үзен-үзе җайга салу оешманы күзәтүче органның акты белән расланса, Шәһәр төзелеш кодексы һәм башка федераль законнар нигезендә эзенең эшчәнлеге һәм үз әгъзаларының эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тудырмаса һ.б..

Шул ук вакытта Ростехнадзорның, СРОның илкүләм берләшмәсе тарафыннан тиешле бәяләмә булган очракта, СРОны дәүләт реестрыннан судтан тыш тәртиптә төшереп калдыру хокукы да булачак.

«Бу үзгәрешләр төзелеш, проектлау һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үзен-үзе җайга салуга бәйле вәзгыятьне үзгәртергә һәм әлеге өлкәләрдә хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәр дип ышанабыз», - диде Юрий Рейльян.


Росси
янең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International