«Менделеевск ш. “Аммоний” ААҖ аммиак, метанол һәм гранулалаштырылган карбамид җитештерү комплексы»н төзү буенча республика штабы утырышы булды

2014 елның 28 ноябре, җомга

Бүген төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев җитәкчелегендә «Менделеевск ш. “Аммоний” ААҖ аммиак, метанол һәм гранулалаштырылган карбамид җитештерү комплексы»н төзү буенча республика штабы утырышы булып узды, анда “Аммоний” ААҖ директорлар советы рәисе Р.С. Ханбиков, “НИИК” ААҖ директорлар советы рәисе И.В. Есин, “Аммоний” ААҖ генераль директоры С.И. Шевченко, Консорциум (MHI, Sodjitz һәм CNCEC) вәкилләре, “НИИК” ААҖ генподрядчы оешмасы һәм Россиягә караган зонада эшләр башкаручы субподрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Проект турында доклад белән Россиядә Mitsubishi HeavyIndustries төзелеше буенча җитәкче - Хироюки Инокучи әфәнде һәм “НИИК” ААҖ төзелеш буенча директор Р.Р. Хуҗиев чыгыш ясады. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, төзелеш графикларын үтәү, төзү-монтажлау эшләрен башкару, башкарма-техник документацияне тапшыру мәсьәләләре каралды. Барлыгы исә төзелеш мәйданында Россия җаваплы булган зонада 929 эшче җәлеп ителгән, эшләр 57 объектта алып барыла. Консорциум җаваплы булган зонада 1670 кеше эшли.

Мәйданда төзү-монтажлау эшләрен төгәлләү 2015 елның мартында планлаштырыла, җибәрү-җайга салу эшләре 2015 елның августында тәмамланырга тиеш. Заводны сәнәгать эксплуатациясенә тапшыруны 2015 елның дүртенче кварталында гамәлгә ашыру күздә тотыла.



ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International