Төзелештәге үзен-үзе җайга салу институты үзенең нәтиҗәлелеген исбатларга тиеш, югыйсә аның максатчанлыгы турында мәсьәлә кузгатылачак

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Төзелештәге үзен-үзе җайга салу институты үзенең нәтиҗәлелеген исбатларга тиеш, югыйсә аның максатчанлыгы турында мәсьәлә кузгатылачак. Бу хакта Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 18 ноябрьдә IX Төзелештә үзен-үзе җайга салучы оешмаларның бөтенроссия корылтаенда әйтте.

Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, бүген үзен-үзе җайга салучы оешмаларның төзелештәге өстенлекләре сизелерлек түгел. «Тармактагы үзен-үзе көйләү идеясе тулы күләмдә эшләми, шул ук вакытта без явызларча файдалануларны да шул исәптән төзелешкә карата рөхсәтләрне намуссыз тапшыруларны күреп торабыз. Тиз арада тәртип урнаштырырга кирәк, югыйсә без ил җитәкчелеге алдында мондый институтның максатчанлыгы турындагы мәсьәләне куярга мәҗбүр булачакбыз», - диде Михаил Мень.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм Төзүчеләрнең илкүләм берләшмәсе (НОСТРОЙ) төзелештәге үзен-үзе җайга салу системасын камилләштерү буенча уртак эш алып бара. Нигездәөченче укылышта Шәһәр төзелеш кодексына үзгәрешләр кертелде, аларда Илкүләм берләшмәнең роле көчәйтелә һәм зурайтыла. «Бу төзәтмәләр кабул ителгәннән соң НОСТРОЙның үзен-үзе җайга салучы оешмага тәэсир итү көче барлыкка киләчәк. Мин илкүләм оешманың процесстагы теге яки бу катнашучыларны тиешле реестрдан төшереп калдыру өчен Ростехнадзорга мөрәҗәгать итә алачагын күздә тотам», - диде министр.

Ул хәзерге вакытта үзен-үзе җайга салучы оешмаларның реестры булуын, әмма мондый оешмаларның әгъзалары реестры булмавы турында да әйтеп узды. «Төзәтмәләрдә без аны оештырырга мәҗбүр итәчәкбез. Бу очракта теләсә кем конкрет компанияне бу оешмаларның реестрыннан эзләп таба һәм аларга һәм нинди эшләргә рөхсәтнең кем биргәнлеген дә карый алачак», - дип аңлатты Михаил Мень.

Үз чиратында министрның урынбасары Юрий Рейльян, корылтайда чыгыш ясап, төзелештәге сатып алулар системасын камилләштерүдә, төзелеш тармагын үстерү стратегиясен төзүдә, техник яктан җайга салу һәм бәя кую системаларын камилләштерүдә үзен-үзе җайга салучы оешмаларга һәм аларның илкүләм берләшмәләренә зур роль бирелүе турында билгеләп үтте. Ул шулай ук Проектлаучыларның илкүләм берләшмәсен (НОП) белән Эзләнүчеләрнең илкүләм берләшмәсен (НОИЗ) бер илкүләм берләшмә итеп үзгәртү турында карар кабул ителүе турында да искә төшерде. «Якын арада бу мәсьәләне хәл итүгә мөмкинлек бирүче конкрет карарлар кабул ителергә тиеш. Консолидацияләнгән позицияне булдыру һәм бердәм, нәтиҗәле структураларны төзү бурычын үтәү өчен үзен-үзе җайга салучы оешмаларны конструктив диалогка чакырам», - диде министр урынбасары.


Росс
иянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International