Төзелеш барышында рөхсәт алу процедураларын үтүнең срокларын оптимальләштерү өлкәсендә “тәртип урнаштыру” директивасы РФ президенты тарафыннан 2013 елның 12 декабрендә игълан ителгән юлламасында бирелде. Узган елда бөтен ил өчен торак төзелеше буенча 134 процедурадан торган бердәм исемлек төзелде, Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан төзелешкә рөхсәт алу вакыты буенча төбәкләрнең рейтинг исемлеге булдырылды. Беренче урында Татарстан Республикасы тора, бездә процедуралар 40 көнгә “сыеша”, соңгы урында – Санкт-Петербург (541 көн).
Алга таба төзүчеләрне проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрү өлкәсендә дә үзгәрешләр көтә.
tumentoday.ru