“Югары Ослан районы Иннополис поселогын үзгәртеп кору турында...” ТР Законы бүген, 26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде. Хәзер ул имза салу өчен ТР Президентына җибәреләчәк.
Яңа закон буенча Иннополис поселогы район карамагындагы шәһәр итеп үзгәртеп корылачак.
Югары Ослан районы башлыгы М. Зыятдинов сүзләренә караганда, әлеге шәһәрнең мәйданы 2 мең 700 гектар тәшкил итәчәк.
Торак пунктта 2030 елга кадәр 155 мең кеше яшәр дип көтелә. 2015 ел башына беренче чиратын төзү кысаларында гомуми мәйданы 350 мең квадрат метрлы тораклар 5 мең кешегә файдалануга тапшырылачак.
news.mail.ru