Йортны аварияле дип тану өчен нигезләр – кешегә торак бинада яшәргә мөмкинлек бирми торган һәм аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы тискәре факторлар

2014 елның 21 ноябре, җомга

Күпфатирлы йортларны аварияле дип тануның яңа тәртибен билгеләүче закон проектын РФ Дәүләт думасы депутатлары карап тикшерергә җыена.

Йортны аварияле дип тану өчен нигезләр – кешегә торак бинада яшәргә мөмкинлек бирми торган һәм аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы факторлар. Әгәр реконструкция үткәрмичә, шул исәптән капиталь ремонт аша тискәре факторларның йогынтысын рөхсәт ителә торган дәрәҗәгә кадәр киметү мөмкин була икән, йорт аварияле дип танылмаячак, дип билгеләнә закон проектында.

Объектны аварияле дип тану турындагы карарда, башкалары белән беррәттән, әлеге йортны эксплуатациядән чыгаруның һәм анадагы торак биналардан файдалануны тыюның датасын күрсәтеп, гражданнарга вакытлыча яшәргә мөмкин булган вакыты да күрсәтеләчәк. Авария фонды белән бәйле барлык карарлар турында гражданнарга Интернет аша, һәм шулай ук күпфатирлы йортның урнашкан адресы буенча барлык биналарның милекчеләренә күренә торган урыннарда хәбәр ителәчәк.

Барлык аварияле торак объектлары турында мәгълүматлар махсус реестрларда булачак.


www.dailystroy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International