Галимнәр заманча металл конструкцияләренең иминлеге белән шөгыльләнәчәк

2015 елның 13 ноябре, җомга

Җитештерүне үстерү һәм арматура каркасларын куллану стратегиясе Россиянең Төзелеш министрылыгы карамагындагы “Төзелеш” фәнни-тикшеренү үзәге базасында эшләнәчәк.  Бу идеяне “Металл Экспо 2015” халыкара күргәзмәсе мәйданында үзәк тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл кысаларында металлургия компанияләре һәм тармак берләшмәләре дә хуплаган.

         Белгечләр әлеге түгәрәк өстәл кысаларында билгеләп узганча, яссы һәм пространстволы арматура каркасларын җитештерү һәм куллану өлкәсендә берникадәр проблемалар ачыкланган. Беренче чиратта, бу махсус заманча җайланмада сәнәгать шартларында җитештерелгән продукция белән берлектә базарга зур күләмдә искергән һәм замана таләпләренә җавап бирми торган җайланмада эшләнгән продукциянең дә килүенә бәйле, бу исә “Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент” Федераль законында регламентланган төп принципларны боза.

         Агымдагы ел азагында “Төзелеш” ФТҮ, Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм “ТИМЕРБЕТОН” ассоциациясе белән берлектә, НАСТРОЙ, НОПРИЗ, Россия проектчылары берлеге белгечләрен, шулай ук металлпрокат җитештерүчеләрне һәм җиткерүчеләрне җәлеп итеп, киңәшмә үткәрергә планлаштыра, анда әлеге юнәлешне үстерү стратегиясен кабул итү һәм түгәрәк өстәлдә игълан ителгән максатларны һәм бурычларны хәл итү өчен конкрет адымнарны билгеләү стратегиясен кабул итү күздә тотыла.

         Әлеге стратегияне кабул итү аркасында гамәлдә булган эретеп ябыштыру буенча арматура эшләнмәләрен әзерләүгә һәм проектлаганда һәм төзелештә куллануга карата норматив базаны камилләштерү мөмкин булачак. Шул исәптән моңа эретеп ябыштыру челтәрләрен һәм каркасларын әзерләүгә карата яңа СТО һәм ГОСТ эшләү хисабына, “Бетон һәм тимер-бетон эшләнмәләре” СК үзгәрешләр кертеп, тикшеренү һәм тәҗрибә эшләре үткәреп, Дәүләт Экспертизасы һәм Ростехнадзор өчен киңәшләр эшләп ирешү планлаштырыла.

РФ Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International