Яшәүчеләрне кертү старты 11 ноябрьдә, 47 микрорайонда, Фикрәт Табеев урамы буенча 9 номерлы йорттан башланып китте. Торак бирү буенча яңа программа ТР Дәүләт торак фонды һәм ТАИФ компанияләре төркеме белән берлектә эшләнгән һәм хәзерге вакытта тормышка ашырыла.
Йортка кертү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Нижнекамскнефтехим” ҺААҖ директорлары советы рәисе Владимир Бусыгин, “Нижнекамскнефтехим” ҺААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм шәһәрнең, предприятиеләрнең башка җитәкчеләре катнашты.
Шундый әһәмиятле вакыйга белән котлап, республика башлыгы, бүген без ТАИФ компаниясенең яңа схемасы буенча фатирларга яшәргә кертү стартын башлап җибәрдек, ул бездәге социаль ипотека программасы буенча торак фонды белән берлектә йортлар төзүгә карата өстәмә вазифаларны үз өстенә алды, дип билгеләп үтте. “Бу уникаль схема, әлбәттә, зур финанс чыгымнары таләп итә. Ләкин кешеләр – җитештерүнең асылы, безнең предприятиеләр өчен югары квалификацияле кадрлар, ә бу алга таба өстенлекләр, икътисадның, республика бюджетының, предприятиеләрнең, шәһәрнең алга таба үсеше дигән сүз. Мин ышанам, әлеге йортлар югары сыйфатлы итеп төзелгән, биредә тиешле инфраструктура кирәк, кешеләр тормышларына сөенеп, балалары өчен куанып, ә без алар өчен шатланып яшәргә тиеш дип саныйм”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Планнар буенча 47 микрорайонда бу ел азагына кадәр 8 йорт тапшырылачак, 47 һәм 49 микрорайоннарда исә якын киләчәктә 237 мең квадрат метрлы 37 торак йорт тапшырылачак, аларда Түбән Каманың ТАИФ компанияләре төркеменә керүче предприятиеләрендә шәһәр төзүче хезмәткәрләр яшәячәк. 60 ике бүлмәле һәм шул ук күләмдә өч бүлмәле 120 фатир компаниядәге хезмәткәрләр арасында корпоратив Торак сәясәте кысаларында торак төзелеше буенча өстәмә программа кысаларында ташламалы шартларда бүлеп биреләчәк.
Әлеге объект ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең төзелгән, үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе хакындагы бәяләмәсен 2015 елның 9 ноябрендә алды.
http://e-nkama.ru/news/252/36598/
ТР ДТКИ матбугат хезмәте. Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтындагы материаллар файдаланылды.