Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен 2016 елда федераль бюджет проектында 10,04 миллиард сум акча каралган. Бу хакта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Олег Бетин Россиянең 10 ноябрьдә Төзелеш министрлыгында булып узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.
“Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен РФ субъектларыннан алынган федераль бюджеттан субвенцияләр бирүгә карата заявкалар тулысынча канәгатьләндерелде”, – диде Олег Бетин. Бюджет проектында каралган 10,04 млрд. сум акча кимендә 8,35 мең ветеранның торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Шул ук вакытта, министр урынбасары төбәкләрдәге вәкилләргә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга торак бирүнең өстенлекле тәртибен саклау зарурлыгы хакында искәртте. Россия Президенты һәм РФ Хөкүмәте йөкләмәләре нигезендә БВС катнашучылар һәм БВС инвалидлары иң беренче чиратта торак белән тәэмин ителергә тиеш, диде ведомство башлыгы урынбасары.
“2015 елның 1 октябренә карата торак биналарга мохтаҗ буларак 1,22 мең БВС катнашучы һәм БВС инвалиды исәптә тора”, – дип тәгаенләде Олег Бетин. Ләкин, министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, РФнең барлык субъектлары да сугышта катнашучыларны һәм сугыш инвалидларын торак белән тәэмин итүдә приоритет тәртипне кабул итмәгән, аларның 13ендә исәптә торучы әлеге категория гражданнары кала бирә.
2015 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту өчен 12,49 млрд. сум бүлеп бирелде. “1 октябрьгә карата әлеге акчаның кулланылмаган өлеше 580,9 миллион сум тәшкил итә, бу кимендә 450 БВС ветеранын агымдагы ел азагына кадәр торак белән тәэмин итәргә җитә”, – дип өстәде Олег Бетин.
Россиянең Төзелеш министрлыгы