2017 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының техник регламентларның, бүтән норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә җавап бирүе турында 95 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Transparency International оешмасы җитәкчесенең урынбасары Елена Панфилова сүзләренә караганда, Россия халкы коррупциядән килгән зыян хакында яхшырак аңлый. Ришвәт идеясе көннән-көн тискәре төсмер ала.
29 июньдә 10.00 сәгатьтә ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция рәвешендәге утырышы була.
Торак пунктларның территорияләрен, файдалы казылма ятмаларын һәм тау эшләнмәләрен төрле су басу күренешләреннән инженер саклау системаларын, объектларын һәм корылмаларын проектлаганда, шулай ук сейсмик районнарда, авыл хуҗалыгы һәм урман биләмәләрендә, табигый ландшафтларда инженер саклау корылмаларын проектлаганда исәпкә алынырга тиешле кагыйдәләр җыелмасының (СП 104.13330) актуальләштерелгән таләпләре гамәлгә керде.
Яңадан төзелә һәм үзгәртеп корыла торган биналарның һәм корылмаларның нигезләрен проектлауга кагыла торган кагыйдәләр җыелмасы (СП 22.13330.2016) таләпләре гамәлгә керде.
Шуңа күрә дә инспекциясе үз эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.
2017 елның 1 июленнән башлап Россиядә ике илкүләм белгечләр реестры (НРС) гамәлгә кертелә – төзелеш өлкәсендә, шулай ук инженерлык эзләнүләре һәм архитектура-төзелешне проектлау өлкәсендә, аларда югары квалификацияле штатлы хезмәткәрләр турындагы белешмәләр урын алачак.
Шулай ук административ хокук бозулар турында 489 беркетмә төзелде, гомуми 8,655 миллион сумлык штрафлар салынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Казанда Конфедерацияләр кубогына әзерлек чорында башкарылган юл эшләре объектларындагы тикшерүләр турында хәбәр итте. Ул юл полотносын ремонтлау барышында калдырылган җитешсезлекләр турында сөйләде.