Биналарның һәм корылмаларның нигезен проектлау буенча актуальләштерелгән кагыйдәләр үз көченә керде

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Яңадан төзелә һәм үзгәртеп корыла торган биналарның һәм корылмаларның нигезләрен проектлауга кагыла торган кагыйдәләр җыелмасы (СП 22.13330.2016) таләпләре гамәлгә керде. Бу таләпләр объектларны төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә аларны куллану өлкәсендә иминлекне арттыруга һәм энергияне саклауга юнәлдерелгән.

Асылда, документта биналарның нигезләрен проектлаганда тәҗрибәи тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен куллану буенча таләпләр; нигезләрне тимер белән ныгытылган грунтлардан проектлауга карата таләпләр язылган; нигезләрне, фундаментларны һәм нигез чокырларын проектлаганда элек кулланылышта булган металл конструкцияләрен файдалануга карата тыюлар һәм чикләмәләр кертелгән; сейсмик районнарда торгызыла торган корылмаларның нигезләрен проектлау буенча сөзәк урыннарның тотрыклылыгын хисаплау таләпләрен исәпкә алган үзенчәлекләр язылган. Моннан тыш, нигезнең норматив һәм хисап сыйфатламаларына кагылышлы таләпләр инженерия-геология тикшеренүләре өлкәсендәге норматив базага яраштырылган.

Яңа таләпләр гидротехника корылмаларының нигезләрен һәм фундаментларын, күпер терәкләрен һәм өемнәр, юллар, аэродром өслекләре астындагы торбаларны, мәңге туң грунтларда торгызыла торган корылмаларның нигезләрен, шулай ук тирән терәкләрнең нигезләрен һәм динамик басымлы машиналарның фундаментларын проектлауга кагылмый.

СП 22.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасын актуальләштерү эше “Төзелеш” фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан Россия Төзелеш министрлыгы буйсынуындагы “Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм туры килүне техник яктан бәяләүнең федераль үзәге” ФАУ белән төзелгән шартнамә нигезендә эшләр башкару кысаларында гамәлгә ашырылган.

СП 22.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасы 2016 елның декабрендә расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International