29 июньдә 10.00 сәгатьтә ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция рәвешендәге утырышы була, анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. ТР ДТК инспекциясенең Автоюлларны һәм юл яны төзелешен күзәтү буенча территориаль органында ТР ДТК инспекциясенең коррупциягә каршы программасының үтәлеше турында.
2. “Коррупциягә каршы көрәш турында” законнарда үзгәрешләр хакында.
3. ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган үзләренең һәм гаилә әгъзаларының (хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының) керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне тикшерү һәм анализлау турында.
4. Гамәлдәге законнар нигезендә Инспекциянең рәсми сайтында үзләренең һәм гаилә әгъзаларының (хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының) керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне бастырып чыгару турында.
5. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән “2016 ел өчен Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы чараларны үтәү буенча эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау” мәгълүмати-аналитик материалларын карап тикшерү турында.
6. 2017 елда үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы прокурорыннан кергән “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында законнар үтәлешен күзәтү нәтиҗәләре турында мәгълүмат”ны карап тикшерү турында.
7. Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Дәүләт хезмәтендә яисә муниципаль хезмәттә вазыйфа биләгән гражданин тарафыннан оешма белән хезмәт шартнамәсе яисә гражданлык-хокукый шартнамә төзелгәндә аңа йөкләнә торган чикләмәләрнең үтәлү мәсьәләләре буенча методик күрсәтмәләр”не карау турында