2017 елның 5 аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан ярашлылык турында 95 бәяләмә бирелде

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

2017 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының техник регламентларның, бүтән норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә җавап бирүе турында 95 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Белгечләр тарафыннан төзелә торган объектларга 1514 тикшерү үткәрелде. Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 970 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International