Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 3 млн 390 мең сумлык 133 карар чыгарылды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Төзелеш – җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе булып тора, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылу проблемасы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә дә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үз эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.

Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан республиканың төзелеш мәйданчыкларында теркәлгән төп хокук бозу очраклары:

  • төзелеш мәйданында эшләүчеләр төзелеш каскалары белән тәэмин ителмәгән;
  • 1,8 метрдан югарырак урнашкан эш урыннары һәм аларга бара торган урыннарда кимендә 1,1 м биеклектәге яклаучы һәм саклаучы җайланмалар һәм коймалар юк;
  • 1000В кадәр көчәнешле вакытлыча электр челтәрләре белән төзелеш объектын коралландыру терәксез кабельләр яисә конструкцияләр белән эшләнгән;
  • объект территориясендә грунт өслегендә төзелеш калдыкларын ташлау һәм туплау һ.б.

2017 елның 20 июненә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 3 миллион 390 мең сумлык 133 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International