2017 елның гыйнвар-май аенда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларга карата 1514 тикшерү үткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында 517 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 489 беркетмә төзелде, гомуми 8,655 миллион сумлык штрафлар салынды.
Бүгенге көндә Инспекция тарафыннан республика территориясендә төзелеп килүче һәм үзгәртеп корыла торган 970 объектта күзәтчелек эше гамәлгә ашырыла.