Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 778 номерлы карары кабул ителде, аның нигезендә капиталь төзелеш объектларын кайнар су, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына тоташтырганда артык булган һәм бер-берсен кабатлаучы 17 административ процедура бетерелә.
Бүген "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Польшаның Краков шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 41нче сессиясе карары белән Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге монастырь Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта утырышта рәислек итүче Португалиянең ЮНЕСКОдагы Илчесе Хосе Филип Мендос Морес Кабраль белдерде.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Шәһәр һәм авыл муниципаль берәмлекләренең яңаларын проектлауга һәм гамәлдә булганнарын үзгәртеп коруга карата актуальләштерелгән таләпләр - "Шәһәр төзелеше. Шәһәр һәм авыл җирлекләрен планлаштыру һәм төзү" (СП 42.13330.2016) кагыйдәләр җыелмасы үз көченә керде.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.
РФ ФҖ Дәүләт Думасында даими нигездә эшли торган эш төркеме булдырылачак, ул өлешчеләр проблемасын хәл итү белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә ТАСС, Дума спикеры Вячеслав Володин сүзләренә сылтама ясап.
Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы территорияне планлаштыру буенча документлар исемлегеннән төшереп калдырыла һәм хәзер мәгълүмати документ (өземтә) булып санала.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә балаларның ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында Татарстан Республикасының милли мәдәниятенә багышланган иҗат эшләре күргәзмәсе эшли. Рәсемнәр һәм кул эшләре Инспекция Аппараты фойесында урнаштырылган.
ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә узган утырышта Инспекция башлыгы урынбасары Р.Г. Гаянов, Хокук идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, Инспекция Аппараты бүлекләре башлыклары, территориаль органнарның җитәкчеләре катнашты.