1.ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бюджет акчаларын тотуын контрольдә тоту турында;
2.ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең контракт хезмәте эше нәтиҗәләре;
3. Коррупция турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр турында;
4.Инспекциянең 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча программага кертелгән үзгәрешләрне карау турында;
5.2018 елда үткәрелгән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупция торышы турында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре хакында;
6.Комиссиянең 2018 елга эш планын раслау турында;
7.Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән 2018 елның 1 ярты еллыгына Коррупциягә каршы мониторингны карау турында;
8.Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән 2нче Мәнфәгатьләр низагы өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсенә күзәтүне карау турында;
9.Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе тарафыннан Татарстан прокуратурасы мәгълүматы буенча әзерләнгән 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау турында.
ТРның Азнакай районында социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды
Азнакай шәһәренең Көньяк-көнчыгыш торак микрорайонында урнашкан яңа социаль ипотека торак йорты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә алды.
Күпфатирлы торак йорт Азнакай шәһәрендә Юбилей урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан. Төзелеш мәйданы - 6625,4 кв.метр, ә фатирлар мәйданы 5558,5 кв.метр тәшкил итә. 90 фатир тапшырылырга әзер.
Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.
Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасы.
2018 елның 12 декабрендә 15 сәгатьтә киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узачак. Анда түбәндәге сораулар каралачак:
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бюджет акчаларын тотуын контрольдә тоту турында;
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең контракт хезмәте эше нәтиҗәләре;
Инспекциянең 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча программага кертелгән үзгәрешләрне карау турында;
2018 елда үткәрелгән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупция торышы турында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре хакында;
Комиссиянең 2018 елга эш планын раслау турында;
Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән 2018 елның 1 ярты еллыгына Коррупциягә каршы мониторингны карау турында;
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән 2нче Мәнфәгатьләр низагы өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсенә күзәтүне карау турында;
Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе тарафыннан Татарстан прокуратурасы мәгълүматы буенча әзерләнгән 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау турында.
Бүгенге көнгә булган белешмәләр буенча, Инспекция республикада төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1108 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.
Ун ай дәвамында ведомство Татарстанда төзелә торган объектларда 3409 тикшерү уздырды.
Гыйнвар-октябрь айларында инспекторлар төзелеш фирмаларына ачыкланган бозуларны бетерү турында 1112 күрсәтмә чыгарды. Гомуми исәпләгәндә, административ хокук бозулар турында 1018 беркетмә төзелде, 23 млн 727 мең сумлык штрафлар салынды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2018 елда капиталь ремонтланырга тиешле республика медицина учреждениеләренең амбулатор-поликлиника биналары исемлегенә кертелгән объектларда контроль-күзәтчелек эшләре башланды. Әлеге исемлек ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 21 маендагы 1190-р номерлы боерыгы белән расланды.
Инспекторлар капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерә. Татарстан буенча барлыгы 114 амбулатор-поликлиника учреждениесе бинасы тикшереләчәк.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов 2018 елның беренче йомгаклары буенча киңәшмә уздырды, биредә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибенә һәм процедурасына кагылышлы аеруча актуаль мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә барышында РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән соңгы үзгәрешләр турында, ә атап әйткәндә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары вәкаләтләре, проект документациясенә кабат экспертиза уздыру таләпләре, ярашлылык турында бәяләмәләр бирү өлешендәге үзгәрешләр хакында фикер алыштылар..
Шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатында шәһәр төзелеше законнарына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр яңгырады. Азактан 2019 елда Инспекциянең төп эш юнәлешләре турында сүз булды.
2018 елның 6 декабрендә Казан шәһәренең Совет районында Н.Ершов урамы буенча 6 нчы торак йортка, торак комплексының икенче чират икенче этабындагы җир асты машина кую урыны булган 1 нче һәм 2 нче блокка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
10 катлы торак йортның мәйданы – 37646 кв.метр, бина 439 фатирга исәпләнгән. Фатирларның гомуми мәйданы – 23554,2 квадрат метр.
Төзекләндерү проектында азмобильлекле төркемнәр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спортмәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.
Объектны төзүче оешма - "СтройУслуги" ҖЧҖ.
2018 елның 30 ноябрендә республиканың Лаеш районындагы Габишево бистәсендә тышкы инженерлык челтәрләре белән 60 фатирлы торак йортка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.
6 катлы торак йортның мәйданы 2421,2 кв.метр тәшкил итә, бина 60 фатирга исәпләнгән, алардан 40 - бер бүлмәле һәм 20 - ике бүлмәле. Җәйге бүлмәләре булган фатирларның гомуми мәйданы - 2331 кв. метр.
Төзекләндерү проектында азмобильлекле төркемнәр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.
Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциясез оешмасы.
2018 елның 30 ноябрендә Балык Бистәсе районында Биектау авыл җирлегендә сөт бирүче 500 баш МЭТ исәпләнгән ферма төзелешенең икенче чиратына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды.
Гомуми мәйданы – 6967,2 квадрат метр.