ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

26-29 сентябрь көннәрендә Махачкалада профсоюз кадрларының һәм Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Дагыстан һәм Татарстан республика оешмалары активларының төбәкара семинар-киңәшмәсе узды.


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүне кичектерүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон Татарстанның иң эре ике шәһәре – Казан һәм Чаллыга кагыла. Шул ук вакытта шәһәр төзелеше вәкаләтләрен тапшыру Казан өчен – 2 елга, Чаллы өчен 1 елга кичектерелде.

2024 елның 27 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Киров районы, Окольная урамындагы «Элегия» торак комплексындагы яңа йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренә аттестация уздырылды, ул өч елга бер тапкыр үткәрелә.

2001 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге турында» 688 номерлы карары белән, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге органнарының оештыру-хокукый структурасын камилләштерү, биналарның һәм корылмаларның төзелеш сыйфатына күзәтчелекне көчәйтү, биналарның һәм корылмаларның ныклыгын, файдаланудагы ышанычлылык дәрәҗәсен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелә.  


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Зеленодольск муниципаль районында  Васильево штп. Солнечная урамында урнашкан 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелешен тикшерә.

2024 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ ведомствосына методик ярдәм күрсәтү турында киңәшмә узды.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Кредит оешмалары эшчәнлеге стандартлары буенча комитет Россия Банкы белән килештереп, Ипотека заемчыларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау стандартын раслады.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ өчен Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас штп. Полевая урамында урнашкан тулай торакның яңа бинасын тикшерә.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе буенча таләпләр хокукын бирү юлы белән өлешле төзелеш объектына хокук алучы өлешчеләргә киңәшләрен җиткерде. Мәгълүмат өлешле төзелештә катнашучы гражданнарга үз хокукларын бозуны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International