Рәсәй Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумрәсәй һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы “Мин Ватаным белән горурланам!” балалар рәсеме конкурсына йомгак ясады.
Быел конкурска яшь рәссамнарның 170 эше керде. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләренең балалары да бар.
4-6 яшь категориясендә 2 нче урынны Аделия Шәфикова (әтисе Денис Гамил улы Шәфиков, Көньяк-Көнчыгыш ТОның 1 нче бүлеге начальнигы) алды.
7-11 яшьлекләр категориясендә үз рәсемнәрен Дарина Кидрячева (әнисе Айгөл Фәрхәд кызы Кидрячева, Көньяк-Көнчыгыш ТОның 2 нче бүлеге өлкән белгече), Яна Казакова (әтисе Рөстәм Минзакир улы Насиков, Көньяк-Көнчыгыш ТОның 3 нче бүлеге 2 нче разрядлы өлкән белгече) тәкъдим иттеләр.
Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Балаларга конкурста актив катнашулары һәм ихлас иҗатлары өчен рәхмәт белдерәбез! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез!
https://prgu.tatarstan.ru/index.htm/news/2523226.htm