2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә видеоконференцэлемтә режимында ведомствоның Иҗтимагый советы утырышы узды. Аны хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе әгъзасы Фәнил Габдрахманов үткәрде.
Чарада өлешләп төзелешне контрольдә тоту һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Радик Хәйруллин, документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге башлыгы Руслан Сулагаев, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Регина Нигъмәтуллина катнашты.
Иҗтимагый совет кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Билгеле булганча, 2025 елның 1 мартыннан “Эскроу счетларын кулланып төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү турында” 2024 елның 22 июлендәге 186-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы тарафыннан әлеге Федераль законга үзгәрешләр кертү турында 1238120-8 номерлы закон проекты эшләнде һәм Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертелде. Шулай ук “Рәсәй Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 44 статьясына да үзгәрешләр кертеләчәк. Закон проекты агымдагы елның 1 сентябреннән законлы көченә керәчәк дип карала.
Моннан тыш, Инспекция тарафыннан ведомствоара килештерүгә “Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының, күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларның акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты җибәрелде. Документ нигезендә 2027 елның 1 гыйнварыннан Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Әлмәт муниципаль районнары территориясендә өлешле төзелеш өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләре ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
Иҗтимагый совет утырышы барышында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 2026 елның 1 кварталында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча эшенә йомгак ясалды. Ведомствода коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары расланган еллык план нигезендә уздырыла.