ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Балтач районындагы “Романтик” балаларны савыктыру лагерен төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында ике нәтиҗә бирде. Шушы көннәрдә анда ашханә реконструкциясен, биналар һәм корылмалар төзелешен йомгаклау тикшерүе төгәлләнде, дип хәбәр итә ТР ДТК Инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Лагерь бер сменада 100 бала һәм яшүсмерне кабул итәчәк. Моннан тыш, язгы һәм көзге мәктәп каникулларында сменалар оештыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
“Романтик” лагерена капиталь ремонт балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту буенча республика программасы кысаларында башкарылды. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру “Яшьләр һәм балалар” милли проекты максатларына туры килә.
Төзүче – “Романтик” балалар җәйге сәламәтләндерү лагере” МБУ. Техник заказ бирүче – “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ. Проектлаучы – “Татинвестгражданпроект” төп территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы” ТР ДУП.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты