Түбән Камада «Комфортная Жизнь» торак комплексында 180 фатирлы йорт төзелгән

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Каманың Мурадьян урамында урнашкан күпкатлы йорт төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

 Объект “Комфортная Жизнь” торак комплексында төзелгән. Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – “Специализированный застройщик Строй КР1” ҖЧҖ. Генподрядчы – “СЗ Строй КР” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Стройпроект” ҖЧҖ.

Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, яктыртылган, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 7083,60 кв. м булган 180 фатир төзелгән.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International