ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Юристлар көне – зур һәм җитди бәйрәм, чөнки ул төрле өлкә эшчәнлекләрендәге безнең ил гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен яклауга хезмәт итүче юристларны берләштерә.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
«Менә дигән итеп гамәлгә ашырылган проектлар!», - дип бәяләде бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасында күргән производстволарны.

Татарстанда 2014 елның гыйнварыннан октябренә кадәр 1,9 миллион кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелгән, бу 2013 елның шушы чорына карата 101,2% тәшкил итә.

2014 елның 9 декабрендә 15.00 сәгатьтә Инспекция каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция рәвешендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган утырышы узачак.


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Финанс министрлыгына юл эшчәнлеген финанслау системасын камилләштерергә һәм юлларны төзү һәм реконструкцияләү күләмнәрен икеләтә арттыруның юл фондлары буенча өстәмә керем чыганаклары турында тәкъдимнәр кертергә кушылды.


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә
2014елда "Уңайлы мохит" программасы буенча социаль өлкәнең 135 объекты адаптацияләнә. Программаны финанслауның гомуми күләме 2014елда 539,6 миллион сум. Хәзерге вакытта республикада башкарылган эшләр 99,8 % тәшкил итә. 

28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, төзелеш графикларын үтәү, төзү-монтажлау эшләрен башкару, башкарма-техник документацияне тапшыру мәсьәләләре каралды. Барлыгы исә төзелеш мәйданында Россия җаваплы булган зонада 929 эшче җәлеп ителгән, эшләр 57 объектта алып барыла. 

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы утырышы йомгаклары буенча РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа закон буенча Иннополис поселогы район карамагындагы шәһәр итеп үзгәртеп корылачак.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Узган елда бөтен ил өчен торак төзелеше буенча 134 процедурадан торган бердәм исемлек төзелде, Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан төзелешкә рөхсәт алу вакыты буенча төбәкләрнең рейтинг исемлеге булдырылды. Беренче урында Татарстан Республикасы тора, бездә процедуралар 40 көнгә “сыеша”, соңгы урында – Санкт-Петербург (541 көн).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International