Коллега-юристлар, бәйрәм белән!
2008 елның 4 февралендәге “Юрист көнен билгеләү турында” №130 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Россиядә һөнәри бәйрәм – Юристлар көне билгеләнде, ул ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Россиядә юрист һөнәри элек-электән абруйлы санала, шул ук вакытта зур җаваплылык белән дә бәйле.
Юристлар көне – зур һәм җитди бәйрәм, чөнки ул төрле өлкә эшчәнлекләрендәге безнең ил гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен яклауга хезмәт итүче юристларны берләштерә. Юрист һөнәренең төп максаты – законлы гаделлек урнаштыру. Юрист кебек зур җаваплылыкка ия булган, хөрмәтле һәм мактаулы һәм бер үк вакытта шулхәтле авыр белгечлекләр дөньяда ул кадәр күп түгел.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм закон, гаделлек саклаудагы җиңел булмаган эшегездә уңышлар, яңадан-яңа һөнәри югарылыклар телибез!
Иң яхшы теләкләр белән, ТР ДТКИ коллективы
(calend.ru материаллары буенча)