Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев РФдә юлларны камилләштерү турында күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Финанс министрлыгына юл эшчәнлеген финанслау системасын камилләштерергә һәм юлларны төзү һәм реконструкцияләү күләмнәрен икеләтә арттыруның юл фондлары буенча өстәмә керем чыганаклары турында тәкъдимнәр кертергә кушылды.
Шулай ук юлларның торышына финанс ярдәме күрсәтүне һәм 2015-2017 елларга “ЭРА-ГЛОНАСС” системасын финанслауны тәэмин итүне арттыру өчен ведомствога “кулланучы түли” принцибын үстерергә кушылды.
Шулай ук юлларны үстерү һәм аларның торышын тиешенчә карап тоту буенча проектларның нәтиҗәлелеген арттырырга, инновация технологияләрен куллануга аеруча зур игътибар бирергә һәм юл эшләрендә озак вакытлы контрактлардан файдалану тәҗрибәсен җәелдерергә кушылды.
kazanfirst.ru