9 декабрьдә Инспекция каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция рәвешендә утырышы узачак

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

2014 елның 9 декабрендә 15.00 сәгатьтә Инспекция каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция рәвешендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган утырышы узачак.

Утырышның темасы: «2012-2014 елларга Инспекциянең Коррупциягә каршы көрәш программасын үтәү»

Белешмә өчен:

БМО инициативасы буенча 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (International Day Against Corruption).

2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә Югары дәрәҗәле сәяси конференциядә 2003 елның 1 ноябрендә БМО Генераль ассамблеясы кабул иткән коррупциягә каршы БМО Конвенциясе имзалау өчен ачыла. Документ аны имзалаган дәүләтләрне ришвәтләрне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен исәптән чыгаруны җинаять итеп игълан итәргә мәҗбүр итә.

Конвенция нигезләмәләренең берсе буенча, коррупция нәтиҗәсендә килгән акчаларны шул илгә кире кайтарырга кирәк.

2003 елгы Конвенция — мондый төрдәге беренче документ. Ул барлык структуралардагы коррупция күренешләре илкүләм иминлеккә зыян китерә торган илләр өчен аеруча әһәмиятле.

БМО Генераль сәркатибенең махсус вәкиле Ханс Корелл, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә кую турында карарны игълан итеп, конференциягә 100дән артык илдән җыелган вәкилләрне Конвенцияне имзаларга чакыра. Ул “илләрнең үсешенә зыян китерүче һәм хокукый дәүләтнең демократиясенә һәм режимына зыян белән янаучы” коррупциягә каршы көрәштә әһәмиятле халыкара инструментка әверелергә тиеш.

Россия беренчеләрдән булып әлеге Конвенцияне имзалый. Форумда чыгыш ясаганда РФ чит ил эшләре министры урынбасары, Россия делегациясе башлыгы Алексей Мешков билгеләп узганча: “Россия коррупциягә каршы компромиссларсыз көрәшә һәм коррупциягә каршы фронтта барлык дәүләтләр һәм тиешле халыкара оешмалар белән конструктив рәвештә үзара бәйләнештә торырга әзер”.


calend.ru материаллары буенча ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International