Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Балтач районында сыер абзары төзелешен тикшерә

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сөт терлекчелеген үстерүне дәвам итә. Хәзер тармакта 25 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Алар 16 мең сыерга исәпләнгән. Яңа комплекслар ел саен сөт җитештерүне 3% ка арттырырга ярдәм итәчәк.

 «Татарстан – терлекчелек төбәге», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе сүзләренчә, терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ел саен, нәселле терлек сатып алудан һәм терлекчелек продукциясен сатудан алып югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзүгә кадәр, барлык этапларда да ярдәм күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Ор авылында 600 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелде. Шушы көннәрдә аның территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары булып китте. Алар объектның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерделәр.

Бер катлы ферма бинасының гомуми мәйданы 6929,10 кв. метр тәшкил итә. Аның тышкы стеналары стена өчен сэндвич-панельләрдән эшләнгән. Түбәсе – ике яклы, өч катлы сэндвич-панельләрдән эшләнгән. Бина эчендәге идәннәр – СПА арматурасы белән арматураланган, диаметры 6 мм булган бетон идәннәр. Анда ачылмалы пластик тәрәзәләр һәм рулонлы пәрдәләр урнаштырылган. Тышкы һәм эчке бизәлешнең барлык материаллары санитария-гигиена таләпләренә һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә. Табигый яктырту тәрәзәләр һәм түбәдәге яктылык үткәрә торган фонарь аша башкарыла.

Саву-сөт блогы бинасында саву алды мәйданчыгы, саву траншеясе, саву заллары, сөт, вакуум, компьютер, сөт лабораториясе, дезчаралар келәте, электр калканы, венткамера, коридорлар һәм тамбурлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гардероб бүлмәләре, санузеллар, душ бүлмәләре, КУИ, котельный, ветфельдшер һәм ветеринария табибы кабинеты, орлыкландыру пункты лабораториясе, тоякларны эшкәртү бинасы, селекция зонасы урын алган. Шулай ук ясалма яктырту да проектланган.

Төзүче – «Маяк» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Жихан» ҖЧҖ.  Подрядчы – «Союз Строй» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Татагропромпроект» АҖ.

Быел төбәктә дүрт эре сөт комплексын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар, бу исә сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Кайбыч, Минзәлә, Кукмара һәм Арча районнарында яңа комплекслар барлыкка киләчәк.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, алар 12,6 мең баш терлек сыйдыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International