Бүген Татарстанда 935 меңләп кеше, ягъни төбәктә яшәүче һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә. «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда өлкән буынга ярдәм күрсәтелә. Республикада моның өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.
Шушы көннәрдә Зеленодольск районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелеше төгәлләнде. Аның территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары булып, йомгаклау тикшерүен уздырдылар, ул уңай тәмамланды. 2025 елның 28 августында объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Зеленодольскта, Гайдар урамындагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт 8620 квадрат метр мәйданлы, подваллы ике катлы бинадан гыйбарәт. Ул 120 урынга исәпләнгән.
Учреждениедә кабул итү-карантин бүлеге, изолятор, җитештерү бүлмәләре һәм аш бүлмәсе булган ашханә, торак бүлмәләр, административ һәм медицина блоклары каралган. Мебель, җиһазлар һәм төрле инвентарьлар сатып алу планлаштырыла. Учреждениедә шулай ук ут һәм тавыш белән идарә ителә торган «акыллы палаталар», электр приборлары һәм жалюзилар урнаштыру планлаштырыла, бу аз хәрәкәтләнүче гражданнарга үзләрен уңайлырак һәм ышанычлырак хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Объектны «Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Зеленодольск интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе төзетте.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә» илкүләм проекты яшь, күпбалалы гаиләләргә, өлкән буынга ярдәм чараларын берләштерүгә, мәдәният инфраструктурасын ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Мөһим бурыч – өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озын гомерен озайту.