ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Сокурадагы лицейның яңа корпусы төзелешен тикшерә

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Сокуры авылында Г.Р. Державин исемендәге күппрофильле лицейның өстәмә белем бирү корпусы төзелешен тикшерүгә кереште.

Гомуми мәйданы 5 мең кв.метрдан артык булган дүрт катлы яңа корпус 618 укучыга исәпләнгән. ТР Төзелеш министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, өстәмә уку урыннары булдыру буенча эшләр ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты бурычларына туры китереп башкарылган.

Өстәмә бинада балаларны уңайлы укыту һәм һәрьяклап үстерү өчен барысы да каралган. Биредә уку кабинетлары, ашханә, түгәрәкләр, укытучылар бүлмәләре урнашкан. Мәгариф учреждениесенең барлык уку пространстволары кирәкле техник җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь белән җиһазландырылган.

Объект территориясе төзекләндерелгән. Лицейның яңа корпусы янәшәсендә ясалма өслекле футбол кыры, спортның башка төрләре – волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, шулай ук воркаут-зоналар бар.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Ген. проектлаучы  – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International