Кайбыч районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Яратель-корм» заводын тикшерә

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сәгатенә 30 т җитештереп таратыла торган азык һәм сәгатенә 15 т җитештереп, гранулалы азык җитештерү буенча катнаш азык заводы төзелешен тикшерә. Күзәтчелектәге объект республиканың Кайбыч муниципаль районындагы Колаңгы тимер юл станциясе поселогы янында урнашкан. Ул түбәндәге биналардан һәм корылмалардан тора: җитештерү-склад корпусы, әзер продукция склады, тимер юл һәм автотранспорт кабул итү пункты, ике галереялы алдан чистарту каланчасы, силос паркы, КПП.

«Яратель-корм» предприятиесе Лаеш районында эшләп килүче кошчылык фабрикасын, ә киләчәктә яңа «Яратель – Апас»ны тәэмин итәчәк. Аны «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ төзетә. Техник заказ бирүче – «Камгэс Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Идел буе төзелеш-монтаж идарәсе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Союз» ҖЧҖ.

«Яратель» кошчылык фабрикасы – Идел буе федераль округында (ИФО) иң эре йомырка җитештерүче. Предприятие Татарстанда йомырканың 80% өлешен җитештерә һәм илдә йомырка җитештерүчеләрнең топ-10 арасына керә. Тәүлеклек җитештерү күләме – 2,5 млн йомырка.

2022-2027 елларга «Яратель»не үстерү программасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм Сбербанк ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, 20 августта Татарстанның Апас муниципаль районында «Яратель» кошчылык фабрикасы төзелеш мәйданчыгында Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булдылар. Алар «Яратель-Апас» кошчылык фабрикасы төзелешенең барышы белән таныштылар, аның потенциаль җитештерү мөмкинлекләрен бәяләделәр. Кошчылык фабрикасы объектларының бер өлеше агымдагы ел ахырында файдалануга тапшырылыр дип көтелә.

«Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге – илнең суверенитеты нигезе», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International