Татарстанда спорт өлкәсенә җитди игътибар бирелә. Спорт объектлары төзелә һәм капиталь ремонтлана, спорт мәктәпләренең матди-техник базасы ныгытыла, югары технологияле җиһазлар һәм инвентарь сатып алына, ирешелгән уңышлар өчен этәргеч бирүче түләүләр һәм өстәмәләр бирелә.
«Нәтиҗә буларак – Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командалары әгъзалары саны елдан-ел арта бара – 1 005 спортчы, зур ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар – 1 013 медаль, шулай ук даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны – бүгенге көндә бу күрсәткеч 65%ка җитте. Без киләчәктә дә спортчыларга, тренерларга һәм спорт учреждениеләренең барлык хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез, республикада спорт инфраструктурасын үстерү буенча эшне дәвам итәчәкбез», – дип ышандырды Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Менә бүген дә булачак чемпионнар өчен яңа объектлар сафы киңәйде. 2025 елның 28 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Короленко урамында урнашкан Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе бинасын төзүчегә объектның таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Өч катлы капиталь төзелеш объекты берьюлы 200 кешегә исәпләнгән. Биредә спорт чаралары һәм тренировкалар уздыру өчен заллар, шулай ук бу уңайдан барлык биналар да каралган. Спорт мәктәбе өчен кирәкле җиһазлар, җайланмалар сатып алынган һәм монтажланган.
Бинаның беренче катында универсаль фехтовкалау залы, инвентарь бүлмәләре, вестибюль, өске кием гардеробы, җитештерү цехлары булган буфет зонасы, санузеллар һәм душ бүлмәләре, медицина зонасы, чишенү, тренер бүлмәләре, электр калканы, техник бүлмәләр урнашкан. Икенче катта администрация бүлмәләре, сөйләшүләр бүлмәсе, ашау бүлмәсе, тренажерлар залы, санузеллар һәм душ бүлмәләре, шул исәптән хәрәкәте чикле халык төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеге булган бүлмәләр, чишенү бүлмәләре, тренерлар бүлмәсе, венткамера төзелгән. Өченче катта 8 кешегә исәпләнгән фехтовкалау буенча әзерлек дәресләре залы, инвентарьлар, санузеллар, шул исәптән хәрәкәте чикле кешеләр өчен файдалану мөмкинлеге булган венткамера урнашкан.
Бүлмәләрне җыештыру өчен һәр катта аскуйма, юынгыч һәм юу һәм дезинфекцияләү чараларын саклау өчен шкаф белән җиһазландырылган җыештыру кирәк-яракларын урнаштыру бүлмәләре бар. Хәрәкәте чикле кешеләр өчен икенче һәм өченче катларга янгын куркынычсызлыгы зонасы белән лифт каралган. Лифт шулай ук янгын сүндерү бүлекчәләрен йөртү өчен дә каралган. Куркынычсызлык зонасы төтенләнми. Бинадан кимендә ике эвакуация юлы каралган.
Төзүче – «Фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДАУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «СтройИнжиниринг» инвестицион төзелеш корпорациясе» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.