ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләргә энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен һәм биналарны һәм корылмаларны кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен үтәүне тәэмин итү буенча чаралар өлешендә норматив таләпләрне үтәү зарурилыгы турында искәртә.

Күпфатирлы йортлар төзелешенә карата дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда энергетика нәтиҗәлелеге классы буенча сораулар туа. «Биналарны җылылык белән тәэмин итү» СП 50.13330 таләпләренә туры китереп исәпләнгән энергияне саклау классы еш кына энергетика нәтиҗәлелеге классы сыйфатында күрсәтелә, бу алга таба өлешчеләрдә ялгыш фикер тудыра, чөнки энергияне сак тоту классы өлешле катнашу килешүләрендә энергетика нәтиҗәлелеге классы сыйфатында күрсәтелә.

Энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту классы охшаш терминнар – торак йортны файдалану барышында энергияне ни дәрәҗәдә экономияле куллануны күрсәтә. Әмма аларда сизелерлек аермалар да юк түгел. Энергия нәтиҗәлелеге классы дүрт күрсәткеч белән билгеләнә: җылылык, вентиляция, кайнар су белән тәэмин итү, гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр белән тәэмин итү. Ә энергияне сак тоту классы йортны ягып җылытуга һәм вентиляцияләүгә тотылган җылылык саклау матдәсен сарыф итү күрсәткечләре буенча билгеләнә. Кагыйдә буларак, энергияне сак тоту классы энергетика нәтиҗәлелеге классыннан һәрвакыт югары була.

Энергетика нәтиҗәлелеге классын дөрес билгеләмәү кагыйдә бозу булып санала һәм штраф салуга китерә.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

«ТАССРның 100 еллыгы» рубрикасында 1970-1980 елларда Дәүләт архитектура-төзелеш контроле турында сөйләп узарбыз.

1970 елларда республикадагы төзелешнең тизлеге дә, күләме дә арта башлый. Тузган йортлар сүтелә, яңа тораклар, административ биналар калкып чыга.

Шул ук вакытта республика башкаласы – Казандагы төзелешләр күренеше акрынлап кына комплекслы төсмер ала. Төзелеш эшләре шәһәрнең үзәк өлешендә күбрәк алып барыла һәм сәнәгать предприятиеләре тирәсендә туплана. ⠀

Нәтиҗәдә, иске йортлар урынында һәм буш урыннарда бик күп яңа күпкатлы йортлар барлыкка килә. Болар – Г.Ибраһимов, Х.Ямашев, Җиңү, Р.Зорге проспектлары. Горки-1 һәм Горки-2 торак комплекслары формалаша. Биек итеп төзелгән газета-журнал нәшриятлары, Яшьләр үзәге, университетның, Рәссамнар берлеге Күргәзмәләр залының, РКХ, Татар академия театры биналарының яңа корпуслары Казан бизәгенә әверелә. «Океан», «Юность» кибетләре төзелә. 1975 елда Көнкүреш хезмәтләре йорты файдалануга тапшырыла. ⠀

Болар белән берлектә шәһәрдә генә түгел, авыллардагы төзелешләргә дә игътибар бирелә башлый. Әлеге чорда КПСС Өлкә Комитеты Пленумының «КПССның 25 съезды карарлары нигезендә авылда капиталь төзелешне алга таба камилләштерү буенча облпартоешма бурычлары турында»гы карары дөнья күрә. Әлеге бурычны үтәү йөзеннән идарә чаралары эшләнә. Менә аларның кайберләре:

- Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инженер-инспекторларының кадрлар составын яхшырту максатларында 10 авыл районын 1977 елда Казан төзелеш техникумын тәмамлаган яшь белгечләр белән комплектларга;

 - төзелеш сыйфатын тикшереп торуны оештыру мәсьәләсе буенча авыл районнары арасында үзара тикшерү үткәрергә;

- Дәүләт архитектура-төзелеш контроленең районнардагы архитекторлары һәм инженер-инспекторлары арасыннан 4 кешене РСФСР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге комитетының «Авыл торак пунктларын планлаштыру һәм төзү һәм төзелеш сыйфатын тикшерү» тематикасы буенча квалификация күтәрү өчен инженерлык курсларына җибәрергә;

- сыйфатны тикшереп торуны көчәйтү буенча Зеленодольскта узган республика семинарын үткәрергә. Чарада катнашучылар Осиново авылын, 37-38 микрорайонын һәм Казанның 3 нче транспорт дамбасын карап чыга. 

 


1
май, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне чын күңелдән 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Күп еллар дәвамында бу көн кешеләрнең фидакарь һәм намуслы хезмәтенә хөрмәт, дуслык, татулык, бердәмлек хисләрен гәүдәнләндерә.

Беренче май – көн саен тырышып эшләүче кешеләр бәйрәме, чөнки фәкать тырыш хезмәт куеп кына республика һәм ил үсешенә, аларның иминлегенә ирешеп була. Бары тик бердәм тырышлык нәтиҗәсендә генә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү хәлебездән килә. Бердәмлек һәм хезмәт алга илтүче көч булып тора. 

Нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар, иминлек телим Сезгә, илһам чишмәгез челтерәп аксын, тынычлык һәм игелек юлдаш булсын! Сайланган өлкәдә камиллеккә омтылудан туктамагыз. Һәркайсыгызның хезмәте һәрвакыт кирәкле булсын һәм лаеклы бәяләнсен, шатлык һәм канәгатьлек китерсен, алга таба үсешкә ярдәм итсен. Бәйрәм белән! 

Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2020 елның апреле өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны  https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2324735.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә таба аласыз.

 

Хөрмәтле хезмәттәшләр! 30 нчы апрельдә Россия Федерациясенең Янгын сагы көне билгеләп үтелә. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Объектларны төзегәндә гамәлгә ашырылган дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында эшегездәге мөһим юнәлешләрнең берсе буларак янгын куркынычсызлыгы да контрольдә тотыла. Бу җаваплы һәм әһәмиятле эшне сез – янгын сагында хезмәт итүдә күп еллык тәҗрибәсе булган Инспекция хезмәткәрләре башкара.

Намуслы хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезнең хезмәт – игелекле эшкә бирелгәнлек үрнәге. Татарстанда торгызыла торган биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгы сезнең объектив фикерегезгә бәйле.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм җаваплы эшегездә уңышлар телибез!

Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар) Җиңүнең 75 еллыгына «Безнең хәтер тасмасы» рубрикасын башлап җибәрә, анда үз хезмәткәрләренең фронтовик-туганнары турында сүз барачак. Һәр гаиләнең үз геройлары һәм сугыш аркасында мәңгелеккә үзгәртелгән язмышлар бар. Ул вакыйгаларны хәтердән җуймас өчен, без алар хакындагы хикәятләрне бергә тупладык.

Инспекциянең документлар белән тәэмин итү һәм контрольлек бүлеге башлыгы  Наталья Александровна Есинаның бабасы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул менә нинди хатирәләре белән уртаклаша:

«Минем бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны, лейтенант Есин Евгений Николаевич Берлинга барып җиткән, җиңүгә кадәр яшәгән, ләкин өенә әйләнеп кайта алмаган. 1945 елның 9 ноябрендә ул Германиядәге хәрби госпитальдә үлгән. Ул алманнар җирендә, кардәшләр каберендә мәңгелеккә ятып калган».

Туганнарда аның нибары өч фотосурәте генә сакланып калган һәм Берлин янәшәсендә аның һәлак булу факты турында бердәнбер хат саклана. Һәм хәрби архивлардан югалтулар турындагы хәбәрләр генә: «Есин Е.Н., 1906 елда туган, лейтенант».

«Яшь әтиемнең һәм бабамның фотосурәтләрен карап, мин аларның никадәр охшаш булганлыкларын күрәм. Бабама бабай булу, гаиләсен, оныкларын күрү бәхете насыйп булмаган, бик кызганыч. Әмма аның турындагы истәлекләр хәтердә, алар исән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре «Хәтер юлы» галереясында аның турында мәгълүмат бар. Ул безнең йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә һәм күренми торган хәтер җепләре безне бәйләп тора».

 


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр нигезендә 2019 елның августыннан башлап инспекциянең вазыйфаи затлары тарафыннан үзирекле корылган төзелеш объектларына карата тикшерүләр уздырыла һәм чаралар кабул ителә. Әлеге чорда 40 тикшерү үткәрелгән. Ведомствога төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен бозу, төзелешкә рөхсәт булмау турында мөрәҗәгатьләр килгән очракта, тикшерүләр уздырыла.

Гамәлдәге законнар нигезендә, тикшерү үткәргәннән соң хокук бозулар ачыкланган очракта, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, үзирекле корылманы сүтү яки билгеләнгән таләпләргә туры китерү буенча чаралар күрү өчен, үзирекле торгызылган корылма турында җирле үзидарә органнарына хәбәр җибәрә.

Административ хокук бозу составы булган очракта да, инспекция тарафыннан гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрелә.

 

28 нче апрельдә дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Әлеге дата, производстводагы кешеләрнең сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, эш урынында бәхетсезлек очракларының һәм үлем-китемнәр санын киметүгә ярдәм итүче хезмәтне саклау культурасы турында искәртү максатында да, 2003 елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган.

Бу көн – җаваплы кешеләргә проект документларында каралган хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча барлык чараларны үтәү турында киңәш итәргә, төзүчеләрнең игътибарын гамәлдәге законнар нигезендә шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә юнәлтүгә тагын бер мөмкинлек булып тора.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе искәртеп уза, төзелеш мәйданчыгындагы эшчеләрне эчке контрольдә тоту һәм хезмәткәрләр арасында үзара дисциплина урнаштыру травма куркынычы янаган бәхетсезлек һәм үлем очракларын булдырмый калырга ярдәм итә. 


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырып, күпфункцияле үзәкнең әзер булуын раслады.

Күпфункцияле үзәк Чулман проспектында, автокаланың 12 нче микрорайонында урнашкан. Бинада кафе, кибетләр һәм офис бүлмәләре булачак. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 3492,7 кв. метр тәшкил итә.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

1950-1960 нчы елларда ил «Һәр гаиләгә – аерым торак» шигаре белән яши. Бу бик җитди бурыч була, ресурслар да җитеп бетми. Башта кирпечтән, ә 60 нчы еллар башыннан, төзелеш эшләрен арзанайту максатында, тимер-бетон панельләрдән төзелгән йортларның типик серияләре эшләнә. Шулай итеп, халыкта «хрущевка» дип аталган йортлар калкып чыга. Хрущевкалар 1985 нче елга кадәр, нигездә 5 катлы итеп төзелә.

1957 нче елдан башлап Казанда зур тораклар – микрорайоннар төзелеше башлана. Бу күренеш торак төзелешендә яңа адым була. Беренче торак микрорайоннар елга порты районында, С.Халтурин урамында, шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм Ленин һәм Идел буе районнарының буш территорияләрендә төзелә.

Индустриаль торак төзелешен үстерүдә зур панельле йорт төзелеше әһәмиятле өлеш алып тора. Казанда беренче зур панельле торак йорт Ленин районында 1960 нчы елда монтажлана.

1960 нчы елларның беренче яртысында ТАССРда төзелеш индустриясе тармакларында сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Аерым алганда, Казанда зур панельле йорт төзелеше буенча завод, керамзит һәм эре үлчәмле прокат бүлгеләр җитештерү заводлары, тимер-бетон эшләнмә һәм тимер-бетон корылма комбинатлары төзелә.

ТАССР буенча Дәүләт архитектура-төзелеш инспекциясе төзелә торган зур панельле йортларның сыйфатын даими тикшереп тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул вакытта төзелеш тармагының күренекле эшлеклеләренең берсе Дәүләт архитектура-төзелеш инспекциясе башлыгы С.Б. Гафиятуллин була. Ул бик күп тапкыр төзелеш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен күтәреп чыга һәм тәкъдимнәр кертә, шәһәр һәм район архитекторлары белән семинарлар үткәрә, җирле матбугатта һәм радиода чыгыш ясый.

Төзелешнең күпсанлы бурычларын хәл итү нәтиҗәсендә щитлы бараклар акрынлап сүтелә, халык ярымподвал биналардан уңайлырак фатирларга күчерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International