Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшовның 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2020 елның 1 мае, җомга

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне чын күңелдән 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Күп еллар дәвамында бу көн кешеләрнең фидакарь һәм намуслы хезмәтенә хөрмәт, дуслык, татулык, бердәмлек хисләрен гәүдәнләндерә.

Беренче май – көн саен тырышып эшләүче кешеләр бәйрәме, чөнки фәкать тырыш хезмәт куеп кына республика һәм ил үсешенә, аларның иминлегенә ирешеп була. Бары тик бердәм тырышлык нәтиҗәсендә генә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү хәлебездән килә. Бердәмлек һәм хезмәт алга илтүче көч булып тора. 

Нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар, иминлек телим Сезгә, илһам чишмәгез челтерәп аксын, тынычлык һәм игелек юлдаш булсын! Сайланган өлкәдә камиллеккә омтылудан туктамагыз. Һәркайсыгызның хезмәте һәрвакыт кирәкле булсын һәм лаеклы бәяләнсен, шатлык һәм канәгатьлек китерсен, алга таба үсешкә ярдәм итсен. Бәйрәм белән! 

Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International