Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшовның Россия Янгын сагы көне белән котлавы

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! 30 нчы апрельдә Россия Федерациясенең Янгын сагы көне билгеләп үтелә. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Объектларны төзегәндә гамәлгә ашырылган дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында эшегездәге мөһим юнәлешләрнең берсе буларак янгын куркынычсызлыгы да контрольдә тотыла. Бу җаваплы һәм әһәмиятле эшне сез – янгын сагында хезмәт итүдә күп еллык тәҗрибәсе булган Инспекция хезмәткәрләре башкара.

Намуслы хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезнең хезмәт – игелекле эшкә бирелгәнлек үрнәге. Татарстанда торгызыла торган биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгы сезнең объектив фикерегезгә бәйле.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм җаваплы эшегездә уңышлар телибез!

Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International