ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рубрика башлап җибәрә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар) Җиңүнең 75 еллыгына «Безнең хәтер тасмасы» рубрикасын башлап җибәрә, анда үз хезмәткәрләренең фронтовик-туганнары турында сүз барачак. Һәр гаиләнең үз геройлары һәм сугыш аркасында мәңгелеккә үзгәртелгән язмышлар бар. Ул вакыйгаларны хәтердән җуймас өчен, без алар хакындагы хикәятләрне бергә тупладык.

Инспекциянең документлар белән тәэмин итү һәм контрольлек бүлеге башлыгы  Наталья Александровна Есинаның бабасы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул менә нинди хатирәләре белән уртаклаша:

«Минем бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны, лейтенант Есин Евгений Николаевич Берлинга барып җиткән, җиңүгә кадәр яшәгән, ләкин өенә әйләнеп кайта алмаган. 1945 елның 9 ноябрендә ул Германиядәге хәрби госпитальдә үлгән. Ул алманнар җирендә, кардәшләр каберендә мәңгелеккә ятып калган».

Туганнарда аның нибары өч фотосурәте генә сакланып калган һәм Берлин янәшәсендә аның һәлак булу факты турында бердәнбер хат саклана. Һәм хәрби архивлардан югалтулар турындагы хәбәрләр генә: «Есин Е.Н., 1906 елда туган, лейтенант».

«Яшь әтиемнең һәм бабамның фотосурәтләрен карап, мин аларның никадәр охшаш булганлыкларын күрәм. Бабама бабай булу, гаиләсен, оныкларын күрү бәхете насыйп булмаган, бик кызганыч. Әмма аның турындагы истәлекләр хәтердә, алар исән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре «Хәтер юлы» галереясында аның турында мәгълүмат бар. Ул безнең йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә һәм күренми торган хәтер җепләре безне бәйләп тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International