2019 елда Татарстан территориясендә үзирекле төзелеш объектларына карата 40 тикшерү үткәрелгән

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр нигезендә 2019 елның августыннан башлап инспекциянең вазыйфаи затлары тарафыннан үзирекле корылган төзелеш объектларына карата тикшерүләр уздырыла һәм чаралар кабул ителә. Әлеге чорда 40 тикшерү үткәрелгән. Ведомствога төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен бозу, төзелешкә рөхсәт булмау турында мөрәҗәгатьләр килгән очракта, тикшерүләр уздырыла.

Гамәлдәге законнар нигезендә, тикшерү үткәргәннән соң хокук бозулар ачыкланган очракта, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, үзирекле корылманы сүтү яки билгеләнгән таләпләргә туры китерү буенча чаралар күрү өчен, үзирекле торгызылган корылма турында җирле үзидарә органнарына хәбәр җибәрә.

Административ хокук бозу составы булган очракта да, инспекция тарафыннан гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International