ТАССРның 100 еллыгы: 1970-1980 елларда Дәүләт архитектура-төзелеш контроле

2020 елның 5 мае, сишәмбе

«ТАССРның 100 еллыгы» рубрикасында 1970-1980 елларда Дәүләт архитектура-төзелеш контроле турында сөйләп узарбыз.

1970 елларда республикадагы төзелешнең тизлеге дә, күләме дә арта башлый. Тузган йортлар сүтелә, яңа тораклар, административ биналар калкып чыга.

Шул ук вакытта республика башкаласы – Казандагы төзелешләр күренеше акрынлап кына комплекслы төсмер ала. Төзелеш эшләре шәһәрнең үзәк өлешендә күбрәк алып барыла һәм сәнәгать предприятиеләре тирәсендә туплана. ⠀

Нәтиҗәдә, иске йортлар урынында һәм буш урыннарда бик күп яңа күпкатлы йортлар барлыкка килә. Болар – Г.Ибраһимов, Х.Ямашев, Җиңү, Р.Зорге проспектлары. Горки-1 һәм Горки-2 торак комплекслары формалаша. Биек итеп төзелгән газета-журнал нәшриятлары, Яшьләр үзәге, университетның, Рәссамнар берлеге Күргәзмәләр залының, РКХ, Татар академия театры биналарының яңа корпуслары Казан бизәгенә әверелә. «Океан», «Юность» кибетләре төзелә. 1975 елда Көнкүреш хезмәтләре йорты файдалануга тапшырыла. ⠀

Болар белән берлектә шәһәрдә генә түгел, авыллардагы төзелешләргә дә игътибар бирелә башлый. Әлеге чорда КПСС Өлкә Комитеты Пленумының «КПССның 25 съезды карарлары нигезендә авылда капиталь төзелешне алга таба камилләштерү буенча облпартоешма бурычлары турында»гы карары дөнья күрә. Әлеге бурычны үтәү йөзеннән идарә чаралары эшләнә. Менә аларның кайберләре:

- Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инженер-инспекторларының кадрлар составын яхшырту максатларында 10 авыл районын 1977 елда Казан төзелеш техникумын тәмамлаган яшь белгечләр белән комплектларга;

 - төзелеш сыйфатын тикшереп торуны оештыру мәсьәләсе буенча авыл районнары арасында үзара тикшерү үткәрергә;

- Дәүләт архитектура-төзелеш контроленең районнардагы архитекторлары һәм инженер-инспекторлары арасыннан 4 кешене РСФСР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге комитетының «Авыл торак пунктларын планлаштыру һәм төзү һәм төзелеш сыйфатын тикшерү» тематикасы буенча квалификация күтәрү өчен инженерлык курсларына җибәрергә;

- сыйфатны тикшереп торуны көчәйтү буенча Зеленодольскта узган республика семинарын үткәрергә. Чарада катнашучылар Осиново авылын, 37-38 микрорайонын һәм Казанның 3 нче транспорт дамбасын карап чыга. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International