Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында 2026 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.
2025 елның 15 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Вивальди» торак комплексында торак булмаган биналары булган 17а-28 номерлы күпкатлы йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
2025 елның 15 октябрендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Алып барыла торган тармакларда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре» темасына брифинг узды. Модераторы – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Республиканың цифрлы командасы бот булдырды, ул «ТР хезмәтләре» платформасы сервисларыннан МАХ мессенджеры аша файдаланырга мөмкинлек бирә. Хәзер «ТР хезмәтләре» порталының төп мөмкинлекләрен бер басуда файдаланырга, актуаль мәгълүмат алып, гадәти цифрлы киңлектән чыкмыйча, мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкин.
Казан халкы өчен шәһәрдәге вакыйгалар, хезмәтләр һәм сервислар турында мәгълүмат бирергә тиешле интерактив цифрлы мохит булдыру максатларында «Минем Казан» мәгълүмат системасы эшләнде.
2025 елның 10 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Камай авылында Буҗай елгасы аша реконструкцияләнгән күпер төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
2025 елның 10 октябрендәге 380 номерлы күрсәтмә нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт һәм республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеш өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ризванов Фәнзил Рәниф улына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Рәхмәте белдерелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында урнашкан «Радужный-2» торак комплексының 12 һәм 13 номерлы яңа йортларының (төзелеш номерлары) проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Казанның Вахитов районында Маяковский урамы, 29 йортны тикшерә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендә торак төзелешенең 4 нче этабының 11 нче һәм 12 нче йортларын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.