Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә тагын ике яңа йорт төзелде

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендә торак төзелешенең 4 нче этабының 11 нче һәм 12 нче йортларын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Һәр биш катлы йортта гомуми мәйданы 1228,90 кв. метр булган 20 фатир төзелгән.

Төзүче – «Терра Парк» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» МТ ҖЧҖ.  Проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International